Яңалыклар

«ТАТАР СҮЗЕ»ндә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ»ндә катнашырга ашык!

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә! Катнашырга ашыгыгыз! Премиаль фонд 1500 000 сум. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган. Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

02.08.2023
Җиһанда җәйнең төпчек кызы – август!

Җиһанда җәйнең төпчек кызы – август!

Җәйнең төпчек кызы – августка да аяк бастык! Юкка гына борынгылар: «Августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз», - дип әйтмиләр. Ни дисәң дә, җәйнең ахырга таба барганы үзен сиздерә башлады. Әйдәгез әле, дуслар, август аена булган сынамышларга күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамалап карыйк! * Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. * Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер. * Томан озак таралмый торса - аяз көнгә. * Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. * Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. * Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. * Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер. * Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына. * Имән чикләвеге күп булса, җылы кышка, мул уңышка. * Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар- иртә һәм суык кышка. * Йолдызлар аз булса - яңгырга. * Августта су суыныр, урак кызар. * Ябалак кычкырса - суыкка. * Очучы үрмәкүчләр күбәйсә, уңыш аз булыр.

02.08.2023
«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

«Сәйлән» проектының ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле!

Тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең бишенче сезон ЯРЫМФИНАЛИСТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ! Меңләгән гариза арасыннан профессиональ жюри 16 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Яшь талантларга Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Айсылу Габдинова кебек мәртәбәле шәхесләр бәя бирде. Менә ул бәхетлеләр исемлеге: 1)      Рузилә Сабирова (Актаныш) 2)      Сәидә Гарифуллина (Биектау) 3)      Айзилә Зиннәтуллина (Казан) 4)      Сәфирә Гыймадиева (Чистай) 5)      Зәлинә Шакирова (Яр Чаллы) 6)      Ранель Карамиев (Яр Чаллы) 7)      Зәлинә Ибраһимова (Казан) 8)      Сәид Әхмәтҗанов (Әлмәт) 9)      Айсылу Мөхәммәтҗанова (Казан) 10)    Илназ Хәлиуллин (Биектау) 11)    Милина Хәйруллина (Казан) 12)    Эмилия Галимҗанова (Казан) 13)    Таһир Мөхәммәдиев (Яр Чаллы) 14)    Адилә Ишалина (Яр Чаллы) 15)    Марат Әхмәтҗанов (Башкортстан) 16)    Ассель Сәләхова (Питрәч) Алда аларны кабат сайлап алу этаплары, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә образы буенча төрле кызыклы остаханәләр һәм телевизион сәхнәдә онытылмаслык мизгелләр көтә! Әлеге 16 ярымфиналист беренче урын өчен көч сынашачак! Бик тиздән сез аларның барысын да экраннарда күрә алачаксыз!

01.08.2023
Велосипедта йөрегез!

Велосипедта йөрегез!

Җәйге чорда иң файдалы транспорт - велосипед. Ул мускулларны күнектерә, ныгыта, иммунитетны күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юлларына файдалы. Шулай ук кәефне күтәрә һәм йокыны яхшырта. Бөекбритания галимнәре велосипедның җәяү йөрүдән файдалырак икәнен ачыклаган. Велосипедта барганда барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Велоспорт балага тигезлек сакларга, координациясен яхшыртырга булыша, аякларын ныгыта. Велосипедта йөрү ябыктыра, матдәләр алмашын яхшырта, стресстан саклый, ерактан начар күрүне, варикозны кисәтә. Велосипедта тизлекне сәгатенә 15-20 километрдан арттырмаска кирәк. Әгәр велосипедта йөрү мөмкинлеге юк икән, өйдә мондый кунегү ясарга була. Каты, тигез өслеккә ятарга һәм аякларны велосипед педален әйләндергән кебек 15 секунд алга таба әйләндерергә, 10 секунд ял итәргә һәм артка таба әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегүне көнгә 2-3 тапкыр даими эшләсәгез, файдасын күрерсез. Ул мускулларны күнектерә һәм ябыгырга булыша. Җәйнең бары тик бер генә ае калып бара! Җылы көннәрне саф һавада, файдалы итеп үткәрергә ашыгыйк!    

31.07.2023
Ял көннәренә премьера!

Ял көннәренә премьера!

Ял көннәренә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларына җәйге премьера әзерләде! «Джастин һәм гайрәтле алпарлар» батырлыклар кылырга чакыра! Мультсериалның төп герое Джастин алпар булырга карарга кыла. Вакыйгалар тылсымлы патшалыкта бара. Анда әкияти затлар яши һәм һәрдаим могҗизалар булып тора, әмма биредә чын батырлык кылу катлаулана бара. Төп герой Джастин исә, алпарлар турындагы тарихларны ярата торган җирән чәчле, зирәк егет. Әтисе, улына яхшылык теләп, адвокат карьерасын һәм патша сараендагы урынны тәкъдим итә. Ләкин малай анда хезмәт итәргә теләми, ул чын алпарлар батырлыгы турында хыяллана. Әбисеннән ул бабасының атаклы алпар булганлыгын белә, һәм ул, хыялын тормышка ашыру өчен, өеннән кача. Аңа бик күп сынаулар аша узарга, гүзәл кыз һәм чын дуслар белән очрашырга һәм сәяхәте ахырында чын батырлык кылырга туры киләчәк! Әгәр сезгә төп герой язмышының ни белән бетүе кызык икән, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «Джастин һәм гайрәтле алпарлар» мультсериалын карарга киңәш итәбез!

28.07.2023
Гамбургер зыянлымы?

Гамбургер зыянлымы?

Бүген күпләр яратып ашый торган бургер көне. Галимнәр аны зыянлы дисә дә, 90 нчы елларда Америка галиме Мак Клендон бер эксперимент уздырган. Озак вакыт бургер белән генә тукланып кеше организмына никадәр зыян килүен тикшергән. 3 ай буе шуның белән генә тукланган галим ит, яшелчә һәм икмәкнең организмга кирәк булуын исбатлаган. Нәтиҗәдә, бургерларны артык зыянлы түгел, дигән. Ләкин бер туктаусыз фастфуд кына ашап торырга ярамый. Зыянлы булмаган бургерны исә сез өйдә дә әзерли аласыз. Берничә кызыклы фактка тукталып китик: * Сэндвич атамасы немец шәһәре Гамбургтан барлыкка килгән. Америкага рецепт нәкъ шуннан килеп эләккән, дигән мәгълүмат бар. * 2012 елда Миннесота штатында дөньядагы иң зур бургерны әзерлиләр. Аның авырлыгы 913,54 кг җитә. * Лас-Вегастагы бер ресторанда эшләүчеләр фастфудның организм өчен зыянлы булуын яшерми. Ләкин бу урын бик популяр, чөнки анда авырлыгы 160 кг авыр булган кешеләр өчен бургерны бушка бирәләр.

27.07.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск