Яңалыклар

Һәркем белергә тиеш!

Һәркем белергә тиеш!

Шәһәр урамнарын светофордан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар, беренче чиратта, безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Каникулларыгыз ничек уза? Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик! *Светофорның яшел уты кабынганчы көтеп тор! *Светофор булмаса, урам аркылы җәяүлеләр юлы аша чыгарга кирәк! *Якын-тирәдә машиналар булмаса да, юлны йөгереп чыкма, светофорның кызыл яки сары төсендә кузгалма! *Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан! *Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара! *Җәяүлеләргә тротуар буенча, уң яктан гына йөрергә ярый! *Әгәр синең яшең ундүрттән ким икән, велосипедта ишегалдында яисә махсус площадкаларда гына йөрергә рөхсәт ителә! *Трамвайга утыру өчен юлны трамвай туктап беткәч кенә чыгарга кирәк! *Тукталышта автобус һәм троллейбусны арттан, ә трамвайны алдан урап узарга кирәк!  

05.08.2024
Туйганчы карбыз ашарга ярый

Туйганчы карбыз ашарга ярый

Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор, дуслар. Иртәгә карбыз көне дә билгеләп үтелә икән! Бүгенге көндә дөньяның 96 илендә карбызның 1200дән артык төре үстерелә. Галимнәр фикеренчә, карбызның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул кытайлар арасында да тарала һәм бик кадерле сыйга әйләнә. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Аннан зур аерма белән Төркия, Иран, Египет, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан бара. Карбызда 90% артык су бар. Ул А, В һәм С витаминнарының чыганагы булып тора.Сусауны басуы өстенә, карбыз калориясез ризык та. Бу көнне туйганчы карбыз ашый торган көн дип кабул итәргә кирәк. Хәзер инде карбыз белән берәүне дә шаккатырып булмый. Күп кеше аны үз бакчасында да үстерә. Әлеге көнне, әлбәттә, табигать кочагында ял итеп һәм бик күп карбыз ашап үткәрик әле, дуслар! Файдалы да, тәмле дә әлеге ризыкны ашап, җәебезне тагын да ямьлерәк итик!

02.08.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск