03.06.2024

Зоопарктан лемурлар качкан

Кичә Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында вольерлардан лемурлар качкан. Җәнлекләрне карарга килүчеләр эксклюзив шоуга эләккән – биредәге хезмәткәрләр зоопарк территориясе буйлап йөгереп йөргән дүрт җәнлекне тоту белән мәшгуль булган. Хайваннар вольер түбәсе буйлап йөргәннәр. Зоопарк хезмәткәрләренә, бу җитез койрыклыларны тоту өчен, баскычтан файдаланырга туры килгән.

Хәзерге вакытта барлык лемуралар да үз вольерларына кайтарылган.

Главная Программа Видео Шортс Поиск