Яңалыклар

«Балачак җыры»ның чираттагы концерты гөрләп узды
Канал яңалыклары

«Балачак җыры»ның чираттагы концерты гөрләп узды

«ШАЯН ТВ» каналы талантлы балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын дәвам итә! Чираттагы концерт та шау-гөр килеп узып китте. Бүген исә чара Казанның 182 нче политехник лицее укучылары өчен куелды. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең сәләтле артистларының чыгышлары бизәде. Бәйрәм шаяру-көлүләр, җанлы аралашу, күңелле уен һәм викториналар һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналыннан истәлекле бүләкләр белән үрелеп барды. Гадәттәгечә, укучылар белән очрашудан курчакларыбыз - Шаян белән Мияу да калмады! Алар кунакларны каршы алды, фотога төште һәм үзләренең шәп кәефләре белән уртаклашты! Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

22.04.2024
«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында

20 апрель көнне Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан ХI Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Биредә дөньяның төрле илләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә, республикабыз районнарында яшәүче яшьләр бер мәйданга җыелды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә бара. Быел да олимпиада шактый киң масштабта уздырылды. Катнашучылар өчен сынау программасыннан тыш, һәрвакыттагыча, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Алар мәркәзебез Казан белән танышты, спектакльләр карады, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналның төп герое Шаян укучыларны зур җиңүләре белән котлады һәм бәйрәмнең кунакларына яхшы кәеф бүләк итте.  

22.04.2024
Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы
Кызыклы фактлар

Умырзая - табигатьнең тере могҗизасы

Ел саен 19 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә традицион матур язгы бәйрәм - умырзая көне билгеләп үтелә. Бу көн җылылык һәм кояшлы көннәр килүен символлаштыра. Умырзаялар – кышкы салкыннардан соң яз башлануны, җылының суыкны җиңүен символлаштыра һәм яхшыга өмет уята торган беренче чәчәкләр. Алар иртә язның кырыс шартларында яшәргә сәләтле бердәнбер үсемлек. Умырзаяның кар астыннан үсеп чыгуы - үзе бер могҗиза. Бүгенге көндә умырзаялар җир шарының күп кенә урыннарында үсә, аларның барлыгы 20гә якын төре бар, һәм алар барысы да диярлек Кызыл китапка кертелгән. Иң популяр төре - ак умырзая, тагын әле грек, Византия, Кавказ умырзаясы һ.б. бар. Алар формасы, төсе һәм хәтта исе белән аерыла. Әлбәттә, аларның барысын да кешеләр бик ярата. Кызганычка каршы, бүгенге көндә умырзаялар нәкъ менә «кеше мәхәббәте»нең корбаны булып торалар. Бу чәчәкләр җирдә үсеп утырганда искиткеч матур, ә өзелгәч нибары берничә көн генә яши. Кешеләр гаебе белән җирдә умырзаяларның саны елдан-ел кими бара.

19.04.2024
«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр
Кызыклы фактлар

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр

Үзенчәлекле җиләк-җимеш авокадо – тәмле дә, файдалы да ризык. Аны әлегә кадәр кулланмаган булсагыз, рационыгызга кертми калмагыз. * Бу җимеш А, Е, F, K, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, цинк, тимер һәм фосфор кебек минералларга бай. * Авокадо – майлы җимеш, әмма туендырылмаган ул майны организм җиңел үзләштерә. Ул тән тиресенә, чәч, тырнакларга яхшы тәэсир итә, организмның картаю процессын тоткарлый. * Моннан тыш, тән тиресен менә дигән итеп дымландыра. Изелгән авокадога бераз гына зәйтүн мае кушсаң, бит тиресе өчен бик шәп маска була. * Ул кандагы холестеринны киметә, иммунитетны арттыра. * Шулай ук организмдагы су-тоз балансын тигезли. * Ашкайнату, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта. * Аны даими куллану күзләр өчен дә шифа. Андагы А витамины һәм каротиноидлар күзләрне картаюдан саклый. Авокадоны сайлаганда иң элек кабыгына игътибар итегез. Анда каралҗым таплар, тырналган эзләр булмаска тиеш. Бармак бите белән басканда, йомшак тоелсын. Катырагы эләксә дә борчылмагыз, банан кебек үк, авокадо да өзеп алганнан соң өлгерә. Аны фольгага төреп, целлофан капка салырга һәм караңгы урында өлгертергә мөмкин. Янына банан да салсагыз, өлгерүе тагын да тизләнә.   Авокадоны ничек әзерләргә? Иң гади ысул – телемләп туралган җимешне хлебец өстенә тезеп, тоз-борыч сибәбез дә, ашыбыз әзер. Икенче вариант – салат. Бер авокадоны шакмаклап турап, кыздырылган тавык түше, черри помидоры, салат яфрагы турап кушабыз. Зәйтүн мае, тоз-борыч өстибез, лимон суы тамызабыз. Өченче ысул - иртәнге аш өчен әйбәт. Авокадоны урталай бүлеп төшен алабыз, чокырларны кашык белән чак кына тирәнәйтәбез. Һәркайсына берәр йомырка сытып, мичтә 30 минут пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!                                                

17.04.2024
Йорт хайваннарын холык буенча сайлыйбыз
Кызыклы фактлар

Йорт хайваннарын холык буенча сайлыйбыз

Тикшеренүләргә караганда, гаиләләрнең 60 проценты өендә берәр төр хайван асрый. Өстенлек, әлбәттә, мәчеләргә һәм этләргә бирелә. Кемнәрнеңдер экзотик җәнлекләре бар. Ничек кенә булмасын, без сезгә йорт хайванын холкыгызга карап сайларга киңәш итәбез. 1. Песи - ягымлы, ләкин буйсынмас холыклы җан иясе. Аны буш вакытыңны өйдә уздыру мөмкинлеге булса, төнлә тавышланып йөрүенә түзсәң, артыннан җыештырырга риза булсаң гына ал. Песи белән уйнарга вакытың булмаса, еш кына каядыр китәргә туры килсә, аның йорт җиһазларына зыян китерүеннән курыксаң, песи сиңа туры килми. 2. Эт - тугры, акыллы җанвар. Чын дус була белә. Буш вакытың күп булса, саф һавада җәяү йөрергә яратсаң, зур фатирда яшәсәң, сиңа нәкъ менә эт туры килә. Тик шуны онытма, этләр ялгызлыкны авыр кичерә. 3. Балыклар - иң тыныч җан ияләре. Башка йорт хайванын һәрвакыт карап, тәрбияләп торырга вакытың булмаса, еш кына каядыр китәргә туры килсә, бу җан ияләре сезгә ошаячак. Әгәр балыкларның ризыгына аллергия булса, аны алырга киңәш ителми. 4. Кимерүчеләр - күп урын һәм артык игътибар сорамый торган хайваннар. Әгәр йорт хайванына күп урын бүлеп бирү мөмкинлегең булмаса, зур хайваннар куркытса, кимерүчеләр синең өчен. Ләкин атнага 2-3 тапкыр читлеген чистартырга туры киләчәк. 5. Кошлар - сайрарга, тавышланырга яраталар. Кошлар сайравы күңелеңә хуш килсә, алар белән аралашырга яратсаң, сезгә канатлы дуслар туры килә. Тавыш яратмыйсың икән, кош алмавың хәерлерәк.

16.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск