Яңалыклар

«Татар кызы-2018» титулын Татарстан быел да алырмы?
Популяр яңалыклар

«Татар кызы-2018» титулын Татарстан быел да алырмы?

Без «ШАЯН ТВ» ачылуга сөенеп йөргән арада, Казаныбыз барлык төбәкләрдән иң сөйкемле, иң сәләтле, татар гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, туган телен белгән татар кызларын бергә җыя.16 ноябрь көнне Татарстан тарихында беренче тапкыр «Татар кызы-2018» Халыкара гүзәллек бәйгесе узачак. Әзерлек эше кызу. Дистә көн дәвамында гүзәлкәйләр сәхнәдә үзен тотарга өйрәнәчәк, сәнгатьле сөйләм, вокал һәм хореография белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук татар кызлары өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы да әзерләнгән. Быел Татарстан данын Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова яклый. Гүзәл сүзләренә караганда, Татарстанның җиңәргә барлык шанслары да бар. Ышанабыз сиңа, Гүзәл! Кызларның һәрберсе белән сез «Яшьләр тукталышы» тапшыруының 11 ноябрь чыгарылышыннан таныша аласыз.

11.11.2018
Синнән яңалыклар көтәбез
Канал яңалыклары

Синнән яңалыклар көтәбез

Алисә 5 нче сыйныфта укый. Ул бик актив кыз. Алисә яхшы билгеләргә генә укый, волейбол уйнарга ярата, рәсем һәм чигү түгәрәкләренә йөри, шигырьләр иҗат итә. Бүген ул укыган мәктәпкә фокуслар күрсәтүче абый килеп, укучыларга төрле могҗизалар күрсәткән. Алисә өй эшләрен әзерләп бетергәч, гап-гади кәгазьдән тере чәчәкләр ясаучы фокусчы абый турында безгә язып җибәрде. Әле алай гына да түгел, өстәвенә, ул безгә матур фотосурәтләр дә юллаган. Син дә Алисә кебек үк, мәктәбегездә булган яңалыкларны, үзең язган шигырь яисә әкиятләрне, безгә җибәрә аласың. Ә без синең язмаңны башка шаян дусларыбыз да күрсен өчен «Яңалыклар» бүлегенә беркетербез. Килештекме? Без синнән кызыклы язмалар көтәбез... Язмаларыңны безнең электрон почтага юллый аласың shayantv@mail.ru яки шушы сылтама буенча узып форманы тутыр

10.11.2018
«ШАЯН»нар «5»ле алды!
Канал яңалыклары

«ШАЯН»нар «5»ле алды!

24 нче октябрь көнне «ШАЯН ТВ» телеканалы ачык дәрес үткәрде. Дәрестә «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, Россия мәгариф отличнигы Рәйсә Фәттах кызы Садриева, педагогика фәннәре кандидаты, Идел буе дәүләт су транспорты университетының Казандагы филиалы ректоры Ильяс Рәхимҗан улы Сәләхов, А.Алиш исемендәге 20 гимназия директоры Рәхимә Минвәли кызы Арсланова, «Бала-Сити» халыкара Кембридж мәктәбе укытучысы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова, Казан шәһәрендәге 167 мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Илдус кызы Гыйбадуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының әйдәп баручы референты Алия Рәҗәп кызы Басыйрова катнашты. Мөгаллимнәр тиздән «ШАЯН ТВ» телеканалында эфирга чыгачак тапшыруларга үз билгеләрен куйды. «Бала-Сити» халыкара Кембридж мәктәбе укытучысы Гөлфия Илнур кызы Габдуллаҗанова алып баручы балаларга күбрәк сүз басымына, авазларга игътибар итүләрен сорады.« «ШАЯН ТВ» балаларга һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Алып баручыларга карап, экран артында утыручылар матур сөйләргә омтылырга тиеш!» - диде ул. Россия мәгариф отличнигы Рәйсә Фәттах кызы Садриева исә «ШАЯН ТВ»телеканалының туган телебезне саклауда чиксез зур роль уйнавын искәртте. «ШАЯН»нар исә “5” ле алды.

24.10.2018
Юлбарыслар турында шаккатыргыч фактлар
Кызыклы фактлар

Юлбарыслар турында шаккатыргыч фактлар

Бүген без сезне табигатьнең иң зур һәм серле җәнлекләренең берсе белән таныштырабыз. Ул – юлбарыс. Әйдәгез, бу гаҗәеп хайван турында күбрәк белик. Юлбарыслар Азиядә яши. Аларны Себер урманнарында да, Һиндстан джунглиләрендә дә, Кытай, Индонезия якларында да очратырга мөмкин. Юлбарысларга киң мәйдан кирәк, чөнки алар ялгыз гына яши һәм һәрберсе үз биләмәсен саклый. Юлбарысларның төсе бик үзенчәлекле — кызгылт-сары төскә кара сырмалар. Һәр юлбарысның сырма үрнәге кабатланмас, ул кешенең бармак эзләре кебек уникаль. Бу сырмалар юлбарысларга куаклар һәм агачлар арасында яшеренергә ярдәм итә, шуңа күрә аларны күрәсең дә, күрмисең дә. Юлбарыслар – дөньядагы иң зур мәче кебек җәнлекләр. Себер юлбарысы аеруча зур: аның авырлыгы 300 килограммнан артык булырга мөмкин, ә буе – 3 метрга җитә. Бу кечкенә машина кадәр дигән сүз! Юлбарыс – ерткыч хайван. Ул боланнар, кабаннар, киекләр белән туклана. Ә кешеләрдән, киресенчә, курка һәм алардан качарга тырыша. Юлбарыс балалары  күзләре йомык килеш туа һәм үзләре генә яшәп кала алмый. Әниләре аларны саклый, ашата һәм үстерә. Юлбарысчыклар уйный, сикерә, бер-берсе белән көрәшә – алар чын мәче балалары кебек шаян һәм кызык. Кызганыч, соңгы елларда юлбарыслар саны кими. Урманнар киселә, браконьерлар ауларга тырыша. Ләкин дөньяда күп кенә кешеләр һәм оешмалар юлбарысларны саклау өчен эшли. Алар өчен махсус тыюлыклар, заповедниклар булдырыла. Юлбарысның үкерүе 3 чакрым ераклыкта да ишетелә. Урманда андый тавышны ишетү бик куркыныч һәм гаҗәп тә булырга мөмкин.

29.07.0025
Главная Программа Видео Шортс Поиск