Яңалыклар

«Балачак җыры» бәйгесе!

«Балачак җыры» бәйгесе!

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан итә. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе 2021 елның 20 декабреннән башлап, 2022 елның 1 июненә кадәр уздырылачак. Тулырак мәгълүматны безнең сайттан белеп булачак, яңалыкларны күзәтеп барыгыз. Нигезләмә «Балачак җыры» бәйгесе буенча иң еш бирелә торган сорауларга җавап! .filter details + details { margin-top: 1em; } .filter summary { font-weight: 700; /* жирный шрифт метки */ cursor: pointer; /* курсор на метке имеет вид руки */ } .filter ul { list-style: none; margin: 1em; padding: 0; } .filter summary:hover { text-decoration: underline; } Бәйгедә кемнәр катнаша ала? Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Бәйгедә катнашу түләүлеме? Бәйгедә катнашу бушлай. Бәйгенең үткәрү вакыты кайчан? Бәйге 2021 елның 20 декабреннән башлап 2022 елның 1 июненә кадәр үткәрелә. Гаризаны 1 майга кадәр җибәрергә кирәк.  Бәйгедә катнашу өчен гаризаны кем тутыра? Бәйгедә катнашу өчен гаризаны сүз һәм көй язучы ике автор бергә тутырырга тиеш. Аерым очракларда гына сүзне һәм көйне язучы бер үк кеше булырга мөмкин. Татар классикларының шигырьләренә көй иҗат итәргә ярыймы? Татар классикларының шигырьләренә дә көй иҗат итәргә ярый. Бу очракта классикларның туганнарынан рөхсәт кирәк була. Җыр балалар аудиториясенә туры килерлек, балаларга аңлаешлы телдә, киләчәктә яратып җырлый торган булырга тиеш. Башка бәйгеләрдә катнашкан җырны җибәрергә буламы? Бәйгедә шушы көнгә кадәр беркайда да яңгырамаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган җырлар гына катнаша ала. Җырларны кая җибәрергә? Балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны [email protected] адресына җибәрергә яки флеш-карта белән, алдан 570-50-30(28) телефонына шалтыратып, Казан шәһәре, М.Горький урамы,15 адресы буенча алып килергә мөмкин. Бәйге нәтиҗәләрен кайдан карарга? Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак. Бәйге буенча барлык мәгълүматны сайттан карый аласыз!

20.12.2021
«ШАЯН Әлифба» проектына  багышланган пресс-конференция!

«ШАЯН Әлифба» проектына багышланган пресс-конференция!

Бүген «ТАТМЕДИА» АҖ офисында «ШАЯН Әлифба» телевизион танып белү проектының эфирга чыгуына багышланган пресс-конференция узды. Әлеге проектны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы гамәлгә ашыра. «ШАЯН Әлифба» кече яшьтәге балаларны җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә бирелгән мисаллар ярдәмендә балага алфавитны җиңел үзләштерергә ярдәм итә. Һәрбер (39) хәрефкә багышланган (39) роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган.      Проектның төп максаты җиңел һәм шул вакытта киң кулланылучы мисал-сүзләр ярдәмендә балаларга татар теле хәрефләрен өйрәтүдән гыйбарәт. Бер яктан, әлеге сүзләр баланың сөйләме өчен аңлаешлы һәм җиңел булса, икенче яктан, әлеге сүзләргә бирелгән анимацион cүрәтләр милли колоритны чагылдыра. Төп спикерлар буларак мәртәбәле кунаклар чакырылды. Алар арасында: 1.     Рамилә Әхметзакир кызы Сәхабетдинова - «ШАЯН ТВ» каналы башкарма директоры – баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; 2.     Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов – педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия фәннәр Академиясенең (РАН) Баш Эксперты; 3.     Альбина Мөнир кызы Насыйрова - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, «Бала сити» гомуми белем бирү оешмасы генераль директоры. 4.     Артур Юрьевич Шамшадинов – «Пропеллерс» анимацион студиясенең креатив директоры. Очрашу кысаларында проектны булдыру серләре, «ШАЯН Әлифба»да кулланылган методикалар, туган телдә чыгучы танып белү программаларның балаларга тәэсире сөйләшенде.

16.12.2021
Главная Программа Видео Шортс Поиск