Яңалыклар

Алтын көз кары

Алтын көз кары

Сентябрь аенда ябалак-ябалак кар яуганын күргәнегез булмагандыр әле. Агачлар сап-сары, җирдә яшел үлән, көзге чәчәкләр тирә-якны бизәп утыра һәм ап-ак кар! Гаҗәеп бит бу! Быел без беренче карны сентябрьдә үк күргән булсак, кайбер кешеләрнең чын карны гомерендә дә күргәне юк. ·        Карны фотодан гына күреп белгән кешеләр саны 50% кадәр җитә икән. Шуңа күрә Фиджи яки Пуэрто-Рико халкы безнең интернет челтәрендәге матур кар фотоларын күреп сөенәдер дә әле. ·        Ике бертөрле кар бөртеге юк икәнен беләсезме? Ышанмасагыз, эзләп карагыз әле, бәлки табарсыз. ·        Кызыл кар яугач, дип сезне дә нәрсәгә дә булса өметләндерәләрме? Ә андый кар ява! Биек тау башларында яки Җирнең поляр ноктасына якын урыннарда кызыл яки ал төсле кар ява. ·        Кызыл карны күргән кешеләр әйтүенчә, аның тәме карбызныкына охшаган! ·        1949 елда Сахара чүлендә кар яуганы билгеле. Хәтта ярты сәгать буе эремичә дә торган әле. ·        Япониянең Хоккайдо утравында кар бөртекләре музее бар. Ул физик Накай Укитиро исемен йөртә. ·        АКШның профессор Кеннет Либбрехт лабораториясендә кар бөртекләрен ясалма рәвештә ясыйлар. ·        Кар бөртеге бик җиңел. Ләкин рекордсмен кар бөртеге да булган. 1887 елда Җиргә 38 см кар ява. Бу хакта Американың фәнни журналларында искә алына. ·        Мәскәүлеләр исә 1944 елда шундый зур кар бөртекләрен күреп калган. Аларның диаметры якынча 10 см булган.

25.09.2019
Туган көнең белән, смайлик!

Туган көнең белән, смайлик!

Барыбыз да язма сөйләмдә яратып куллана торган смайликның туган көне бүген! Ул шул дәрәҗәдә безнең тормышка үтеп керде, ансыз берәр хат-хәбәр юлласаң, әйтергә теләгән сүзне дөрес тә аңламаска мөмкиннәр! Яше дә бар икән үзенең! 37 яшьлегең котлы булсын, смайлик! Дөрестән дә, безнең аралашуны смайлларсыз күз алдына да китереп булмый. Күп очракта, ниндидер сүз урынына шуны гына куеп җавап җибәрү кулайрак та! Тиз, аңлаешлы, кызык та бит әле! Хис-кичерешләрне әлеге ысул ярдәмендә белгертү 1982 елда барлыкка килгән. Моның өчен смайллар профессор Скотт Фалманга рәхмәтле булырга тиеш. Язышып аралашу барышында елмаю яки моңсулануны күрсәткән смайлларны беренче булып ул куллана башлый. Университет хезмәткәрләре аралаша торган виртуаль тактага ике нокта, сызыкча һәм җәядән торган комбинация юллый. Менә шулай итеп смайликлар барлыкка килә.

19.09.2019
«Сәйлән» проектының икенче этабы!

«Сәйлән» проектының икенче этабы!

          «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» телевизион-музыкаль проект үз эшен дәвам итә. Сентябрьдә аның икенче этабы башланды.           «Сәйлән» проектының максаты: татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге исә, катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш иде. Конкурска 6-15 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан «ШАЯН ТВ»ның сәнгать советы әгъзалары һәм урта, югары музыкаль белем бирү йортларының вокал укытучылары 30 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Аларның матур чыгышларына берничә атна дәвамында «ШАЯН ТВ» каналы сайтында тамашачылар тавыш бирде. Иң күп тавыш җыйган 16 баланы инде бүгеннән үк проектның җиңүчеләре дип атарга мөмкин, чөнки алар – телевизион этапка чыгучылар!           Катнашучылар үз осталыкларын төрле жанрдагы җырлар башкарып күрсәтәчәк.           Конкурста катнашучылар белән төрле остаханәләр уздыру да планлаштырыла. Алар вокал, бию, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-классларда катнашачак, стилистлар белән очрашулар булачак. Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының моңлы киләчәген үстерергә ярдәм итәчәк.           Проектның ярымфиналында яшь җырчыларны мәртәбәле жюри сәйләннәр белән бәяләячәк. Шулай ук «ШАЯН ТВ» сайтындагы тавыш бирүгә нигезләнеп, тамашачы фикере дә исәпкә алыначак. Сәйләннәре күбрәк булган яшь җырчы проектның җиңүчесе дәрәҗәсенә ирешәчәк.           17-18 сентябрь көннәрендә проектның чираттагы сайлап алу туры узды. Яшь җырчыларның матур, дәртле чыгышларын, кемнәрнең алдагы турга узганын 6 октябрь көнне «ШАЯН ТВ» каналында карап белә алырсыз.

19.09.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск