Яңалыклар

Кышны йоклап уздырмагыз!

Кышны йоклап уздырмагыз!

·        Кыш! Кар! Саф һава! Аклык! Пакьлек! Ничек рәхәт урамда! Салкын бит, дисезме? Битләр, кулларыгыз туңамы? Эх, шундый рәхәт вакытны суыктан качып уздыра күрмәгез тагын! Көннәрегез файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен, кыш көне тормышка ашырырга тиешле эшләр исемлеген тәкъдим итәбез! ·        Юлыгызда очраган бер генә бозлы урыннан да шумыйча китә күрмәгез! ·        Шугалакка барырга онытмагыз! Бу – кышның иң күңелле ялы! Кыш буена бер тапкыр гына булса да тимераякта шуып кайту комачау итмәс! ·        Үзегезне сынчы, дип уйлап, Кар бабайлар конкурсы оештырып алыгыз! ·        Кошларга җимлек ясап, нәни дусларыбызны да бәхетле итәргә онытмагыз! ·        Иң зур боз сөңгесе белән фехтование ярышы үткәреп алу да кәефегезне күтәрер. ·        Тел белән кар бөртеген тотып калырга кем генә яратмый икән? Сез дә онытмагыз! ·        Таудан төшкәндә иң оста чанада шуучы икәнегезне дә күрсәтегез! ·        Якындагы урман буйлап, чаңгыда йөреп кайтыгыз. Термос белән кайнар чәй, компас, җылы бияләйләр дә алыгыз. Иң мөһиме, чаңгыгыз онытылып калмасын! ·        Салют җибәрегез! Бу эштә әти-әниләрегез ярдәмгә килер! Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә төгәл үтәү мөһим! ·        Чыршы бизәгез! Тиздән аны Кыш бабай сезнең ишек төбенә куеп китәчәк. ·        Чыршыны үз кулыгыз белән ясаган уенчык тагын да бизәр! Дусларыгызга бүләк итеп ясасагыз, алар да сөенер. ·        Елга нәтиҗә ясап, киләсесенә планнар да кора башларга мөмкин. ·        Берәр яңа ризык пешерергә өйрәнергә була. Әниегез дә сөенер! Кулинар мастер-класска барырга яки интернеттан тәмле рецептлар табарга мөмкин. ·        Үзегезнең йорт тирәсен өйрәнегез! Кызык түгелме? Өегез яныннан яки күрше өй тирәли йөреп килегез. Шундый матур чыршы үсеп утырганын белмисездер дә әле! ·        Кышкы паркның матурлыгын күрми калмагыз! Саф салкын һава сулап кайтыгыз. ·        Казанда кышларга бик күп үрдәкләр һәм башка кошлар кала! Аларны бу җиңел булмаган чорда сакларга һәм ашатырга кирәк! ·        Көнсаен бер җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз! Бу кыш көне организмга җитми торган витаминнар һәм микроэлементлар запасын тулыландырырга ярдәм итәчәк. ·        Күүүүп итеп мандарин ашагыз! ·        Бер көн булса да интернетсыз һәм социаль челтәрләрсез яшәп кара. Дусларың белән очраш, күңел ач! Телефоның да ял итсен. ·        Көн саен елмаегыз! Әлеге матур гадәтнең көндәлек тормышыгызга кергәнен сизми дә калырсыз! Һәм һәр көнегез күтәренке кәефтә узар!  

02.12.2019
Дәүләт флагы көне

Дәүләт флагы көне

1991 елның 29 ноябре – Татарстан байрагы кабул ителгән көн. Республикабызның Дәүләт байрагы – Татарстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеген раслый торган символ. Татарстан Республикасы Конституциясендә «Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байракның киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә», дип язылган. Байрактагы төсләр нәрсәне белдерә соң? Игътибар иткәнегез бардыр: яз җитү белән, табигать яшеллеккә төренә. Безнең бер урыннан икенче урынга күченеп яшәүче ерак бабаларыбыз өчен яшел басу, урман, дала, болыннар тормыш чыганагы булган. Яшел төс – тормыш, тере табигать төсе. Байрактагы ак төс исә, сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе. Кызыл төс элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән. Кызыл төс – кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе. Менә безнең Дәүләт флагыбызга нинди зур мәгънә салынган. Байрак проектын Татарстан Республикасының халык рәссамы Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов төзегән. Чыганак: Хәерле көн, укытучы! – Казан. – 2004.

29.11.2019
Очрашулар дәвамлы булсын!

Очрашулар дәвамлы булсын!

«ШАЯН ТВ» каналы районнарыбыз буйлап сәяхәтен дәвам итә. Бүген без Биектау районының Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы мәктәбендә кунак булдык. Кояш белән бергә юлга кузгалдык. «ШАЯН ТВ» һәрчак дусларына яхшы кәеф, яктылык һәм шатлык өләшә. Бүгенге очрашу да искәрмә булмады. Укучылар белән рәхәтләнеп аралаштык. Каналыбыз турында сөйләдек, тапшырулар эчтәлеге белән таныштырдык. Очрашуыбызны «Сәйлән» җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова үзенең дәртле җырлары белән тагын да бизәп җибәрде. Бәйрәм ашы – кара-каршы, дигәндәй, мәктәп укучылары үзләре дә матур чыгышлар әзерләп куйганнар. Бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Без һәр очрашудан илһамланып, яңа көчләр алып кайтабыз. Әгәр безнең белән тагын да якыннан танышасыгыз килсә, языгыз, шалтыратыгыз. Сезнең мәктәпкә дә бик теләп киләчәкбез!  

28.11.2019
Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды

Үзбәкстанда «Яңа гасыр» пункты ачылды 26 ноябрь көнне «Яңа Гасыр» каналының Ташкентта ачылган корреспондент пункты белән Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Корреспондент пунктын «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев һәм махсус корреспондент Динара Хәбибуллина тәкъдир итте. Динара Казан федераль университетын тәмамлап, ТНВның Үзбәкстандагы коорреспондент пунктын җитәкли башлады. Монда шулай ук оператор-монтажер булып Мирзокир Мирсәгыйтов эшли. Динара да, Мирзокир да тумышлары белән Үзбәкстаннан. Әлеге пунктны ачу 2017 елда Рөстәм Миңнехановның Ташкенттагы татар оешмалары активы белән очрашу барышында хәл ителгән иде. Президентыбыз хезмәткәрләрнең эш урыны, материал-техник тәэмин ителеш белән танышты. Рөстәм Миңнеханов яңа корреспондент пунктына уңышлар, күбрәк кызыклы һәм файдалы сюжетлар теләде.  

26.11.2019
Главная Программа Видео Шортс Поиск