Яңалыклар

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Ни өчен бакалар бакылдык булып калганнар?

Иң элек дөньяда өч төрле җан иясе булган, ди. Теллеләр, Телсезләр, аннан тагын Бакылдыклар. Өчесе дә суда яшәгән, имеш, болар. Теллеләр беркөнне судан башларын чыгарып әйткәннәр: — Телебез булгач, нигә суда торабыз? Сөйләшик дисәк, авызыбызга су тула. Әйдәгез, коры җиргә чыгабыз! — дигәннәр дә судан чыгып, коры җиргә күчкәннәр. Телсезләр: — Безгә суда да ярый. Без сөйләшми дә тора алабыз! — дип, бер-беренә койрыклары белән ымлашканнар да балык булып суда калганнар. Ә Бакылдыклар менә бер заман су өстендә тавыш күтәргәннәр: — Баксана тегеләрне, бак, бак! Теллеләре, халык булып, коры җиргә күчеп китте, Телсезләре, балык булып, суда калды, ә без соң, без? Безнең телебез дә бар, үзебез дә шәп: суда да яши, корыда да сикерә! Шулай булгачтын? Безгә кайда торырга ди соң? — дип, бик каты бакылдашырга тотынганнар, ди. Берләре: — Без кемнән ким? Без дә корыга китәбез! — ди. Икенчеләре: — Юк, юк, суда торуга ни җитә? Суда калабыз! — ди. Һәр көнне күл өстендә шушы тавыш. Хәтта төннәр буена шул бәхәсне хәл итә алмыйча бакылдашып чыгалар икән. Шулай бу Бакылдыклар, ни коры җиргә бармыйча, ни тыныч кына суда калмыйча, әле булса яр буенда бака булып бакылдап яталар, имеш. Легенда    

13.12.2023
Дөньяның иң биек нокталары

Дөньяның иң биек нокталары

Бүген - Халыкара таулар көне. Дуслар, дөньядагы иң биек тауларны беләсезме? 1. Пунчак-Джая тавы - Индонезиянең Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4 мең 884 метр. Татарчага тәрҗемә иткәндә “Җиңү биеклеге” дигәнне аңлата.  Беренче тапкыр бу тауга өч австрияле 1962 елда менә. 2. Эльбрус тавы - Россия һәм Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашкан. Беренче тапкыр Эльбрус тавы башына 1829 елның 10 июлендә менәләр. 3. Антарктиданың иң биек тавы - Винсон массивы. Ул Элсуорт тавының бер өлеше булып тора. Массивның иң биек ноктасы ‒ 4 мең 892 метр, озынлыгы - 21 километр, киңлеге - 13 чакрым. Беренче тапкыр бу биеклекне 1966 елда яулыйлар. 4. Килиманджаро - Африкадагы иң биек тау. Биеклеге - 5 мең 898 метр. Беренче тапкыр аңа 1889 елның 6 октябрендә иң яшь альпинист, 7 яшьлек Китс Бойд менә. 5. Мак-Кинли тавы - Аляскада, Төньяк Америкада урнашкан. Аның биеклеге – 6 мең 194 метр. Тауга исем АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә кушылган. Иң беренче булып бу биеклеккә 1913 елның 7 июнендә Америка альпинистлары күтәрелә. 6. Дөньядагы иң биек тау исә – Эверест. Биеклеге 8 мең 848 метр булган бу тауны Джомолунгма дип тә атыйлар. Эверестка беренче тапкыр 1953 елның 29 маенда Эдмунд Хилари һәм Тенинг Норгей менә. Ә менә Аппа исемле альпинист Эверестка 21 тапкыр күтәрелә. 7. Көньяк Американың иң биек тавы – Аконкагуа - Аргентинада урнашкан. Аның биеклеге - 6 мең 959 метр. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

11.12.2023
Нәрсә ничек кышлый?

Нәрсә ничек кышлый?

Кыш - кыргый хайваннар тормышында катлаулы чор. Әлеге ел фасылын аякта үткәрүче җәнлекләр өчен генә түгел, ә йокыга талучылар өчен дә. Көчле салкыннар һәм азык-төлекнең җитмәве - барлык хайваннарның да кышны кичерә алмавына китерә. ТӨЛКЕ Төлке кыш көне ялгыз яшәү рәвеше алып бара. Көндез һәм эңгер-меңгер вакытта әлеге ерткыч урман буйлап йөри, куяннар эзли, тычканнар аулый, еш кына торак пунктларда пәйда була һәм тавык кетәклекләрендә тәртип урнаштыра. Ауда йөреп аргач, ул, гадәттәгечә, оясында түгел, ә кар өстендә, койрыгына уралып йоклый. БҮРЕ Бүре салкыннан курыкмый, аның туны кышка тагын да калыная. Ләкин бүрене күбрәк ачлык газаплый. Ауга йөрү җиңелрәк булсын өчен, поши, кабан яки болан тоту өчен, ерткычлар бергә тупланалар. Кышын алар ешрак кеше тораклары янында яшиләр, йорт хайваннарына һөҗүм итәләр. Кайчакта ерткычларга этләр дә азык була. ПОШИ Билгеле булганча, поши үзенең мөгезләрен кышка сала, ә яңалары җәй башында гына барлыкка килә. Кыш көне агач кайрылары һәм ботаклары белән туклана, бигрәк тә аларга усак һәм яшь нарат ошый. Су урынына кар ашыйлар. Урман сакчылары аларга аланнарда зур-зур печән өемнәре калдыралар. Тамаклары тук вакытта пошилар йомшак ак карда батынкылык ясап ял итәләр, йоклыйлар. Бүреләр һөҗүм иткәндә бер-берсен ташлап китмиләр, үткен тояклары, көчле мөгезләре ярдәмендә сакланалар. ТИЕН Тиен кышка һәрвакыт алдан әзерләнә - ул гөмбәләр җыеп киптерә, чикләвекләр яшерә. Бу җанварлар исне бик яхшы сизәләр - алар хәтта зур кар көрте астындагы күркә тавышларын дә ишетәләр. Кыш көне тиен үзенең кишерсары тунын сорыга алыштыра. Каты салкыннарда алар йокыга талмыйлар, чирәм яисә мүк белән җылытылган ояларына качалар. КЕРПЕ Керпеләр дә кышка алдан әзерләнә. Көз көне ул яфрак, мүк һәм төрле үләннәрне куаклар астына сөйрәп бара, анда җылы итеп оя ясый һәм йомарланып, җылы язгы көннәргә кадәр йокыга тала. Ә уянгач, керпе шунда ук азык эзләргә керешә. КӨРӘН АЮ Салкыннар килү белән, аюлар кышкы йокы өчен өн әзерлиләр. Йоклау урынын хайваннар ауган агачларның тамырлары астыннан эзлиләр. Чокыр казыйлар, аны ботаклар, мүк һәм чыбык белән каплыйлар - менә шундый йокы бүлмәсе килеп чыга. Ләкин, йокыга талганчы, аю, куян кебек, эзләрен бутый. КУЯН Салкыннар башлангач, куян гадәти көрән йонын ак тунга алыштыра. Кышка куян алдан запас әзерләми, урманда табып була торган азык белән туклана: агач кайрысы, корыган үләннәр, көз көне туңган җиләкләр. Кышка таба күп кенә куяннар кеше яши торган урыннарга якынрак килүне кулай күрәләр. Анда алар печән яки җиләк-җимеш агачлары белән тукланырга яраталар. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

08.12.2023
Яраткан мультсериалыгыз кабат эфирда!

Яраткан мультсериалыгыз кабат эфирда!

ШАЯННАР, «Нәни паровоз – Тишка» «ШАЯН ТВ» каналы киңлекләренә кабат әйләнеп кайта! Әлеге мультсериалның төп геройлары - паровозлар. Алар кечкенә балаларны хәтерләтәләр. Геройлар тылсымлы Паровозовск шәһәрендә - вагоннар һәм локомотивлар дөньясында яшиләр. Кагыйдә булганча, өлкән паровозлар һәр көнне эшкә йөриләр, ә сабыйлар - уйныйлар, күңел ачалар, тәртипсезләнәләр һәм даими рәвештә күңелле ситуацияләргә эләгәләр. Төп герой Тишка үзенең дуслары Сапсанчик, Элька, Ласточка, Цветастик һәм Батон белән бергә Василичның тормышын бозалар, аңа тыныч кына яшәргә бирмиләр. Паровозлар дөньяны танып-беләләр, бик күп яңалыклар беләләр, ачуланышалар һәм татулашалар, өлкәннәргә комачау итәләр, шулай ук аларга еш кына ярдәмгә дә киләләр. Гадәти ситуацияләрлән тыш, алар әкияти хәлләргә эләгәләр, хәтта космоска да очалар. «Нәни паровоз – Тишка» мультсериалын карарга дүшәмбелән-җомгага кадәр 15:05 сәгатьтә телевизор экраннары каршына җыелыгыз!  

07.12.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск