Яңалыклар

Кышкы спорт уеннары көне!

Кышкы спорт уеннары көне!

7 нче февраль - Бөтенроссия кышкы спорт уеннары көне буларак билгеләнә. Бу бәйрәм беренче мәртәбә 2015 нче елның февраль башында Сочи шәһәрендә узган XXII кышкы Олимпия уеннарына багышланып барлыкка килгән. Кышкы уеннарны кемнәр генә яратмый икән?! Чаңгы, чана, сноуборд, тимераякта шуу дисеңме, хоккей уйнау – боларның барысын да кыш үтеп киткәнче эшләп калырга тырышабыз. Язга да озак калмады. Әле кышкы матур көннәрдән файдаланып калырга өлгерәсез, дуслар! Өйдә ятмагыз, урамга чыгыгыз, урманга барыгыз! Салкын кышның рәхәтен тоеп, кышкы уеннарны уйнап калырга ашыгыгыз! Кыш көне күпләр чаңгыда, Тимераякта шуа, Өч ай гына була бит кыш, Кирәк шуып калырга. Кышның кадерен белегез, Чанада да шуыгыз, Һава чиста, дөнья ап-ак, Кадерен белеп калыгыз. Боз өстендә әле тагын Хоккей уйнарга була, Спорт белән дус булсагыз, Сәламәтлек нык була. Кышкы һава файдалы бит Хәтта җәяү йөрсәң дә, Саф һавада акрын гына Була бит йөгерсәң дә. Таза-сәламәт кешегә Яшәве дә күңелле, Кәефе дә күтәренке, Шат була, көләч йөзле. Сәламәтлекне саклагыз, Суыктан курыкмагыз, Табигать биргән зур байлык – Сәламәтлек, аңлагыз! Фәймә Зәйнуллина

07.02.2023
«Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә гөрләп узды!

«Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә гөрләп узды!

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбендә узды. Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр. Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен күрделәр. Залда хөрмәтле кунаклар да үз урыннарын алдылар. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, РФ атказанган укытучысы Кадрия Рәес кызы Идрисовада бар иде. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да тамашачыларыбызны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Онытылмаслык, бик күңелле булды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!          

06.02.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск