Яңалыклар

«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«Балачак җыры» концерты - Казанның 11 нче лицеенда!

«ШАЯН ТВ» каналы 2023 елда да сәләтле балалар катнашында «Балачак җыры» концертлар циклын дәвам итә! Чираттагы концертыбыз бүген Казанның 11 нче күппрофильле лицеенда гөрләп узды. Тамаша кылырга республикабызның мәктәп укучылары чакырылды. Концертта «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук килгән кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә яхшы кәеф һәм күтәренке рух бүләк иттеләр! Концерт бик эчтәлекле булды, онытылмаслык тәэсирләр калдырды! Берсеннән-берсе матур клиплар, гаҗәеп эчтәлекле җырлар яңгырады, җанлы атмосфера хөкем сөрде! Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

26.01.2023
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри утырышы

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри утырышы

25 гыйнвар көнне «ШАЯН ТВ» каналында иң масштаблы бәйгеләрнең берсе - «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Ниһаять, без финалга таба якынлашабыз! Димәк, бик тиздән иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булачак! Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Рамил Төхвәтуллин, Гүзәл Сәгыйтова кебек халкыбызның танылган язучылары, шагыйрьләре һәм артистлары урын алды. Әлбәттә, утырыш нәтиҗәләре буенча жюри әгъзаләрен тыгыз эш көтә, чөнки бәйге дөньяның төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче бөтен татар халкында зур кызыксыну уятты һәм 3 000нән артык гариза кабул итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында үзешчәннәр, профессионаллар, шулай ук үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнашты. Чыгышлар исә проза һәм шигърият номинацияләрендә бәяләнә. Сайлап алу туры 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри тарафыннан 30 җиңүче билгеле булачак. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Конкурсның премиаль фонды 1000 000 сумны тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.      

25.01.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск