Әкият илендә: «Төлке, Куян һәм Әтәч»!
Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыдан өй салганнар. Матур яз җиткән—Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган. Менә Төлке кунып чыгарга Куяннан рөхсәт сораган. Ә соңыннан Куянны үзен куып чыгарган. Куян елый-елый бара икән. Аңа Эт очраган: — һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың?—дигән аңа Эт. — Нигә еламаска?! Минем өем кайрыдан, төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян. — Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын,— дигән Эт. Алар өй янына килгәннәр. Эт өрә башлаган: — һау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит! Ә төлке аларга мич башыннан: — Балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын,— дигән. Эт курыккан да чыгып качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган: — Нигә елыйсың, Куян? — Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сорады, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян. — Елама, Куян,— дигән Аю,— мин аны куып чыгарырмын. — Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың,— дигән Куян. — Юк, куармын!—дигән Аю. Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр. — Төлке, бар чыгып кит! — дип акырып җибәргән Аю. Ә Төлке аларга мич башыннан: — Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — ди икән. Аю курыккан да китеп барган. Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Үгез очраган. — Нигә елыйсың, Куян?—дигән Үгез. — Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян. — Әйдә, Куян, киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Үгез. — Юк, Үгез, куа алмассың. Эт куды, чыгара алмады, Аю куды, чыгара алмады, син дә куып чыгара алмассың,— дигән Куян. — Юк, куармын!—дигән Үгез. Алар өй янына килгәннәр. Үгез үкереп җибәргән: — Бар, Төлке, чыгып кит!—дигән. Ә Төлке аларга мич башыннан: — Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә өзгәләп ташлармын! — дигән. Үгез курыккан да йөгереп качып киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән бу. Аңа җилкәсенә чалгы салган әтәч очраган. — Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян?—дигән Әтәч. — Ничек еламаска?! Минем өем кайрыдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды,— дигән Куян. — Әйдә киттек, мин аны куып чыгарырмын,— дигән Әтәч. — Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды, куа алмады, аю барды, куа алмады, Үгез куды, куа алмады, син дә куа алмассың, — дигән Куян. — Юк, куармын! — дигән Әтәч. Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган: — Кикри-кү-ү-к! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан! — дигән Әтәч. Төлке моны ишеткәч, бик курыккан һәм: — Хәзер, аягыма гына киям…— дигән. — Кикри-кү-ү-к! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан! — дип, тагын да ныграк кычкырган. — Тунымны гына киям,— дигән Төлке. Әтәч өченче тапкыр кычкырган: — Кикри-кү-ү-к! Җилкәмдә чалгы китерәм, Төлкене чабып үтерәм! Тиз төш, Төлке, мич башыннан, Хәзер үк чыгып кит моннан! Төлке өйдән чыгып качкан. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди, алар. Рус халык әкияте
20.01.2023