Яңалыклар

Качышлы уйнау көне!

Качышлы уйнау көне!

Ә сез качышлы уйнарга яратасызмы, дуслар? Бүген кышын качышлы уйнау көне билгеләп үтелә икән! Бәйрәмнең тарихы ерак тарихка барып тоташа. Элек качышлы уйнау көнен зурлап билгеләп үткәннәр. Борынгы заманда кешеләр салкыннан качсаң,   кышны хәйләләп була дип уйлаганнар. Аларның ышануына караганда,   кыш җиңелчә киенгән кешеләрне   күрсә, тиз китә, үзенең урынын язга бирә, имеш. Шуңа күрә бабаларыбыз 9 гыйнварда толыпларын салып, юка киемнәрдән генә калганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр, ягъни кышны аптырашка калдырырга теләгәннәр. Качышлы уенын балалар да, олылар да яратып уйнаган. Бәйрәмгә алдан әзерләнә башлаганнар. Таулар ясаганнар, өйләрне җыештырганнар, кояш символларын файдаланып, йортларны бизәгәннәр. Әлеге йолалар барысы да - вакыт барышын үзгәртергә һәм җәйне якынайтырга ярдәм итә дип саналган.

09.01.2023
Суытты..

Суытты..

Кышның иң салкын көннәре башланды, дуслар! Республиканың күпчелек районнарында һава температурасы -38 градуска кадәр төште. Кышкы салкын көндә урамда озак йөрергә, бигрәк тә бер урында басып торырга туры килсә, аяк-кул бармакларының, колак очларының, борынның, битнең туңуы мөмкин. Андый вакытта кешегә беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиешбез. Беренчедән, өшегән кешене тиз арада җылыту чарасын күрергә кирәк. Туңган урыннарны җылы, йомшак әйберләр белән урап, өшегән кешене тиз генә җылыга кертергә. Якын-тирәдә андый җылы урын булмаса, учак ягып булса да җылыту, кайнар чәй эчерү бик мөһим. Җылы урынга керткәч тә туңган аяк-кулларны җылы суда җылытырга, спирт белән уарга һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга кирәк. Ә, иң мөһиме, калын киенеп йөрегез, дуслар. Алай эшләгәндә, салкыннар куркыныч түгел.        

09.01.2023
Гыйнвар нинди булыр?

Гыйнвар нинди булыр?

Гыйнвар - кышның икенче ае. Нәкъ менә әлеге айдан яңа ел башлана. Халыкта: «Гыйнвар - ел башы, кыш уртасы», - диләр. Ул елның иң салкын һәм иң җилле ае булып санала. Гыйнвар аена халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын күзалларга, уңышны фаразларга һәм яз белән җәйне ничек көтәргә кирәклеген искәртер. * Гыйнварда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый. * Гыйнварда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә. * Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була. * Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. * Гыйнварда кар күп яуса, икмәкле ел була. * Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы - март салкын. * Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була. * Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. * Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. * Сукыр тычкан оясыннан гыйнварда чыкса, май салкын булыр. * Гыйнварда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр. * Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса - кавын уңар, кар яуса - алма. * Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.  

06.01.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск