Яңалыклар

Төнлә юлбарыслар начар күрә
Кызыклы фактлар

Төнлә юлбарыслар начар күрә

Бүген Халыкара юлбарыслар көне билгеләп үтелә икән! Шул уңайдан, бу җәнлек белән күбрәк танышып китик! * Юлбарыс тәнендәге кара сырлар йонында гына түгел, ә тиресендә дә бар. Әгәр юлбарысның йонын кырсан, вакытлар узу белән, ул тагын шундый ук булып үсәчәк. * Юлбарысның кара сырлары уникаль булып тора, ул аларның һәрберсенә үзенә генә хас. * Юлбарысларның иң актив вакыты – иртә һәм кич белән. Көндез алар күбрәк ял итә. * Юлбарыслар судан курыкмый һәм бик яхшы йөзә. * Төнлә юлбарыслар начар күрә, гәрчә аларның күзләре кешенекенә караганда алты тапкыр яхшырак булса да. * Юлбарыс 6 метрга кадәр озынлыкка сикерә ала, ә биеклеккә сикерүе 5 метрга җитә. * Юлбарыслар үз корбаннарына арттан һөҗүм итүне өстен күрәләр, чөнки болай иткәндә алар кача алмыйлар. * Иттән кала юлбарыс үсемлек һәм җиләк-җимеш белән дә туклана. * Юлбарысның гомер озынлыгы уртача 26 ел.  

29.07.2024
Парашютистлар бәйрәм итә
Кызыклы фактлар

Парашютистлар бәйрәм итә

26 июль - парашютистлар көне. Бу көнне парашют белән сикерүгә мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәм итте: спортчылар, десантчылар, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, пилотлар һәм космонавтлар. Әлбәттә, аларга якыннары, дуслары һәм туганнары кушылды. Кызыклы мәгълүматлар * Иң өлкән ир-егет парашютчы булып 97 яшендә өч чакрымлы биеклектән сикергән Джордж Мойз санала. Ә хатын-кызлардан 102 яшендә Дороти Кластер сикергән. * Парашют белән сикерү спортның иң куркыныч төре булып санала. Статистика буенча, һәр 4000 сикерешнең берсе уңышсыз тәмамлана. * Парашют ачылганчы кешенең төшү тизлеге сәгатенә 180 километр тәшкил итә. Парашют ачылганчы бер минутта кеше 3 километр ара үтәргә мөмкин. * Парашютчы Уилл де Сильва гел үзенең Отис кушаматлы эте белән сикерә. 10 ел эчендә алар берлектә 64 сикереш ясаган. * 1931 елның 14 июлендә СССРда хатын-кызлардан беренче тапкыр Любовь Кулешова сикерә.  

26.07.2024
Пандалар таудан шуарга ярата
Кызыклы фактлар

Пандалар таудан шуарга ярата

Панда - дөньядагы иң сөйкемле аюларның берсе. Без алар турында ниләр беләбез? Әлеге аклы-каралы пандалар барысы да бамбук белән генә тукланалармы икән? * Панданың күзе янындагы кара таплар башта түгәрәк формасында була, үсә барган саен, алар тамчы формасын ала. * Зур пандалар бик яхшы йөзәләр. * Кыргый табигатьтә зур панданың уртача гомер озынлыгы 15-20 ел тәшкил итә. Тоткынлыкта исә зур пандалар 30 яшькә кадәр яши ала. * Пандалар таудан шуарга яраталар. Күңелле вакыт уздырудан тыш, алар шул рәвешле йоннарына ябышкан ботаклардан котылырга тырышалар. * Пандалар туры басып тора алалар, ләкин аларның кыска арт аяклары гәүдәне тотып тору өчен җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Панданың сөякләре шул ук зурлыктагы башка хайваннарның сөякләренә караганда ике тапкырга авыррак. Фото: Яндекс * Пандалар чалыш аяклы, алар алгы тәпиләрен эчкә борып йөриләр. * Әлеге җан ияләре тиз йөгерә алмыйлар. * Зур панданың авырлыгы 90-135 кгны тәшкил итә. * Пандалар барлыгы 11 төрле тавыш чыгара беләләр. * Зур панданың 42 теше бар. * Панда көненә 14-16 сәгать чамасы вакытын бамбук белән тукланып үткәрә. * Бу хайванның ашкайнату системасы бик уникаль, ул аңа бамбукның каты җепселләрен дә эшкәртергә мөмкинлек бирә. * Пандалар көненә 30 килограммга кадәр бамбук ашарга мөмкин. * Панданың балалары сукыр булып туа, алар 90нан алып 130 граммга кадәр авырлыкта булалар. * Панда мехындагы ак төстәге рәсем аларга әйләнә-тирә белән кушылып, дошманнардан сакланырга ярдәм итә.                  

25.07.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск