Яңалыклар

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә яңа предметлар кертелә?!

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә яңа предметлар кертелә?!

Казан мәктәпләрендә киләсе уку елыннан «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дип аталган предметлар укытыла башлаячак. Шулай ук математика буенча курска яңа тема да кертеләчәк. «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри дәресләр буларак карала. Курска тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа, моннан тыш, беренче ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре керергә тиеш. 1 сентябрьдән «Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртелә, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка киләчәк. «Математика» фәненә исә «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәлү көтелә. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.

23.05.2024
«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

Бүген «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда тормыш кайнады. Журналистлар арасындагы иң абруйлы конкурсларның берсе булган «Бәллүр каләм» бәйгесенә йомгак ясалды, лауреатлар бүләкләнде. Аның кысаларында «ММЧ урамы» («СМИшная улица») дип аталган фестиваль эшләде. Татарстан Республикасы Матбугаты көненә багышланган әлеге киң колачлы акция күркәм традициягә әверелде. Монда газета-журналлар, телевидение, радио - мәгълүмат белән ММЧлар урын алды, журналистлар өчен төрле мастер-класслар үткәрелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да кунакларны үз мәйданчыгына җыйды. Каналның «Матбугат урамы»нда катнашуга креатив якын килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Кунаклар өчен анимацион программа, алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр оештырылды, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар яңгырады. Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр. Шулай ук каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде. Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар.

21.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск