Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

«ШАЯН ТВ» «ММЧ урамы» фестивалендә катнашты

Бүген «Татмедиа» бинасы янындагы мәйданда тормыш кайнады. Журналистлар арасындагы иң абруйлы конкурсларның берсе булган «Бәллүр каләм» бәйгесенә йомгак ясалды, лауреатлар бүләкләнде. Аның кысаларында «ММЧ урамы» («СМИшная улица») дип аталган фестиваль эшләде. Татарстан Республикасы Матбугаты көненә багышланган әлеге киң колачлы акция күркәм традициягә әверелде. Монда газета-журналлар, телевидение, радио - мәгълүмат белән ММЧлар урын алды, журналистлар өчен төрле мастер-класслар үткәрелде. Чарада «ШАЯН ТВ» каналы да кунакларны үз мәйданчыгына җыйды. Каналның «Матбугат урамы»нда катнашуга креатив якын килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Кунаклар өчен анимацион программа, алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр оештырылды, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар яңгырады. Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр. Шулай ук каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде. Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар.

21.05.2024
Бер бал корты көнгә 7 мең чәчәккә куна

Бер бал корты көнгә 7 мең чәчәккә куна

20 май – Халыкара бал кортлары көне. Бал кортлары - бик борынгы җан ияләре. Галимнәр фикеренчә, алар моннан 50 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән. Бал җыючы беренче бал кортлары шөпшәләрдән барлыкка килгән дигән фараз бар. Без аларның безелдәүләрен, чәчәкләрне серкәләндерүләрен, тәмле бал бирүләрен һәм кайвакыт хәтта чагуларын да беләбез. Бу гаҗәеп җан ияләре турында, әйдәгез, бергәләп танышыйк! * Бәләкәй генә бал кортына 100 грамм бал ясау өчен 46 мең километр юл үтәргә кирәк. * Бал кортлары эшчән булудан тыш, ис сизү буенча да иң алдынгылардан. Кешегә караганда исне мең тапкыр яхшырак тоя, чәчәкләр исен 1 километр ераклыктан ук сизә башлый. * Көнгә бер бал корты 7 мең чәчәккә куна. * Эшче кортлар төрле эш башкаралар: кәрәзләрне чистарталар, корт балаларын ашаталар, ояны саклыйлар һәм бал табалар. * Бүгенге көндә бал кортларының 21 000 төре билгеле. * Бал кортлары, Антарктидадан кала, планетаның барлык почмакларында да яши. * Умарта кортлары, үсемлекләрне серкәләндерүчеләрнең иң зур төркеме буларак, чәчәкләрне серкәләндерүдә мөһим роль уйныйлар. * Иң кечкенә бал корты - кәрлә бал корты. Аның озынлыгы нибары 2,1 мм тәшкил итә. Фото: Яндекс * Ә менә бал кортының иң зур төре - Индонезия умарта корты. Ул 40 мм га кадәр җитә. * Үз гомерендә бер бал корты 4-5 грамм бал җитештерә. * Әлеге бөҗәкләр көн саен 1 трлн чамасы үсемлекне серкәләндерә. * 1 кг бал ясау өчен, бал кортына якынча 8 миллион чәчәкне эшкәртергә кирәк. * Умартаның бер күче уртача 6-8 кг тәшкил итә. * Кышкы чорда умарта күче 35 килограммга кадәр бал ашый. * Галимнәр бөҗәкләрнең үзара тавышлар түгел, ә тән хәрәкәте ярдәмендә аралашуын дәлилләгән. * Бик күп нектар җыйган бал корты үзен рәнҗетүчене чакмый. * Бөҗәкләрнең 5 күзе бар. * Умарталарның күбесе кешене чагып, үзенең угын чыгарганнан соң ук үлә.

20.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск