Яңалыклар

Велосипедта йөрегез

Велосипедта йөрегез

Бүген – Бөтендөнья Велосипед көне! Җәйге чорда иң файдалы транспорт – ул велосипед. Велосипедта йөрү күңелле генә түгел, ул сәламәтлек өчен дә бик файдалы. * Әлеге транспорт төре мускулларны күнектерә, ныгыта, иммунитетны күтәрә, йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш юлларына файдалы. Шулай ук кәефне күтәрә һәм йокыны яхшырта. * Бөекбритания галимнәре велосипедның җәяү йөрүдән файдалырак икәнен ачыклаган. Велосипедта барганда барлык мускуллар хәрәкәткә килә. Велоспорт балага тигезлек сакларга, координациясен яхшыртырга булыша, аякларын ныгыта. * Велосипедта йөрү ябыктыра, матдәләр алмашын яхшырта, стресстан саклый, ерактан начар күрүне, варикозны кисәтә. Велосипедта тизлекне сәгатенә 15-20 километрдан арттырмаска кирәк. Әгәр велосипедта йөрү мөмкинлеге юк икән, өйдә мондый кунегү ясарга була. Каты, тигез өслеккә ятарга һәм аякларны велосипед педален әйләндергән кебек 15 секунд алга таба әйләндерергә, 10 секунд ял итәргә һәм артка таба әйләндерергә кирәк. Әлеге күнегүне көнгә 2-3 тапкыр даими эшләсәгез, файдасын күрерсез. Ул мускулларны күнектерә һәм ябыгырга булыша. Җәй җитте! Җылы көннәрне саф һавада, файдалы итеп үткәрергә ашыгыйк!    

03.06.2024
«ШАЯН ТВ» каналы балаларны зур бәйрәмгә җыйды

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны зур бәйрәмгә җыйды

Бүгенге көн бәйрәм чараларына бик бай булды! Казан Кремлендә «ШАЯН ТВ» зонасында да бик кызу булды! Беренче татар балалар каналы тамашачыларны бер мәйданга җыйды һәм шәп бәйрәм кәефе бүләк итте! Чараны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та тамаша кылды. Бирегә төрле җирдән бик күп балалар җыелды. Алып баручылардан күңелле интерактивлар, шәп уеннар, кызыклы остаханәләр, флешмоблар, аниматорлар, «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләреннән матур җырлар – барысы да бер мәйданда иде! Иң җитез кунакларга истәлекле бүләкләр өләштеләр! Шулай ук бәйрәмдә каналның төп геройлары - Шаян һәм Мияу да бар иде! Алар балалар белән рәхәтләнеп уйнадылар, көлделәр, шаярдылар, фотога төштеләр, бәйрәм атмосферасы ясадылар! Балалар өчен, чын мәгънәсендә, рәхәт бәйрәм булды! Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

01.06.2024
«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра

«ШАЯН ТВ» каналы Халыкара балаларны яклау көнен бергә үткәрергә чакыра

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы нәни дусларына бик күп бәйрәм чаралары әзерли! Безне кайсы мәйданчыкларда табарга? Саф һавада күңелле ял итәргә теләүчеләр өчен 10:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларын Казан Кремле янында «Ялкын Фест» фестивалендә көтә. Сезнең өчен шәп программа: җанлы аралашу, кызыклы остаханәләр, мавыктыргыч уеннар, истәлекле бүләкләр, аниматорлар, аквагрим һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале йолдызларыннан шәп җырлар һәм «ШАЯН ТВ» геройларыннан яхшы кәеф көтә. Шулай ук бу көнне Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында «Бала-сити»ның «Акыллы уеннар»ы узачак. Биредә кунаклар өчен «ШАЯН ТВ» каналы яңа мультфильмнарын тәкъдим итәчәк һәм каналның төп геройлары белән аралашу мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» персонажлары тамашачыларны «Татнефть Арена»да узачак «Әйбәт!» балалар фестивалендә каршы алачак һәм күтәренке рух бүләк итәчәк. Ә 16:00-18:00 сәгатьтә исә аларны «Туган Авылым» милли комплексында үтәчәк «Балачак бәйрәме»ндә очратып булачак. Эфирда                                                                                                      Өйдә утырырга яратучы тамашачыларга исә «ШАЯН ТВ» каналы үзенчәлекле бәйрәм тапшырулары программасы әзерли. Сезне бик күп премьералар, өр-яңа мавыктыргыч мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, бәйрәм концертлары көтә. «Аһ, куян, эләксәңме?!», «Янутлар» мультфильмы, эксклюзив «Койрыклы җырчылар», «Килде-китте шоу», «ШАЯН Саннар» проектлары, «ШАЯН»да Үзгәреш җиле» балалар концерты һ.б. – болар барысы да бәйрәм эфирын бизәячәкләр. Бүләкләр Бәйрәм уңаеннан «ШАЯН ТВ» Telegram каналында да бәйге оештыра һәм бүләкләр уйната. Аның нәтиҗәләре нәкъ тә менә 1 июнь көнне билгеле булачак. Катнашып калырга ашыгыгыз! Бар яклап та бәйрәм булачак! Шулай итеп, ШАЯН ТВ» каналы барыгызны да бәйрәм белән котлый һәм 1 июнь көнен күңелле итеп уздырырга чакыра!                                    

31.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск