Кабак - дөньядагы иң зур җиләк
10 сентябрь – Кабак көне билгеләп үтелә! Әлеге яшелчә турында бу фактларны ишеткәнегез бар идеме? * Кабак якынча моннан 7 мең ел элек барлыкка килгән. * Әлеге яшелчәнең 800 гә якын төре бар. Ләкин шуларның 200 е генә ашарга яраклы. * Иң зур кабак 1190 килограмм авырлыкта булган. Аны 2016 елда Бельгиядә яшәүче фермер үстергән. * Чынлыкта, кабак исә - җиләк, әйтергә кирәк, дөньядагы иң эре җиләк. * Кабак 90% судан тора. * Африка илләрендә кабакны шлем буларак та файдаланалар. * Кабак согы йокысызлыктан котылырга булыша. * Бу яшелчәне өйрәнүче фән кукурбитология дип атала.
10.09.2024