Яңалыклар

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә

«Балачак җыры» концертлары дәвам итә! Бүгенге концерт Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә 2 концерт гөрләде! «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште! Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән дә очраша алды. Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар! Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

18.06.2024
Җәйге каникуллар өчен иң яхшы китаплар исемлеге

Җәйге каникуллар өчен иң яхшы китаплар исемлеге

Мәктәптә ел буе укып арыган укучыларның җәйге каникулга чыккач та китап укып утырасы киләме икән? Күпләр бу сорауга бертавыштан «юк» дип җавап бирерләр иде. Әмма, туктагыз әле... Без сезгә җәйге каникулларда укыр өчен кызыклы булган әсәрләр исемлеге тупладык! Башлангыч сыйныф укучылары өчен 1. Абдулла Алиш. Велосипедлар 2. Шәүкәт Галиев. Шәвәли шуклыгы 3. Нәкый Исәнбәт. Мырау батыр 4. Йолдыз. Йолдызлы кич 5. Фатих Кәрим Гармунчы аю белән җырчы маймыл 6. Ләбиб Лерон. Транзистор үч ала 7. Нәҗип Мадьяров. Көлке төенчеге 8. Фоат Садриев. Аппаккай 9. Нәҗибә Сафина. Нарат нигә энәле? 10. Факил Сафин. Керпенең шәһәргә сәяхәте 11. Хәкимҗан Халиков. Сакчы күркә 12. Ренат Харис. Лап-лап  Урта сыйныф укучылары өчен 1. Лиана Әмирханова. Китап яратучы малай 2. Алмаз Гыймадиев. Телефонлы кәҗә 3. Сәйдә Зыялы. Яралы кош авазы 4. Фирүзә Җамалетдинова. Тешле карандаш 5. Йолдыз Миңнуллина. Ай кызы Зөһрә 6. Нурия Сәйяр. Әтәч менгән киртәгә 7. Касыйм Тәхау. Өч әкият 8. Толстой бабай хикәяләре 9. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр 10. Ягъсуф Шәфыйков, Хуш, Агыйдел! 11. Илдар Юзеев. Сандугачлар килгән безгә 12. Миргазиян Юныс. Юлда уйланулар  Өлкән сыйныф укучылары өчен 1. Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр 2. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк 3. Рафаэль Газизов. Ачык тәрәзәләр 4. Марсель Галиев. Нигез 5. Аяз Гыйләҗев. Яра 6. Әдип Маликов. Яшьлек утравым 7. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә 8. Рафаэль Төхфәтуллин. Китә казлар 9. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы 10. Нурихан Фәттах. Кичү 11. Фатих Хөсни. Йөзек кашы 12. Фәнис Яруллин. Йөрәкләрдә кабат терелә…                            

18.06.2024
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды! Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде! Бәйрәм программасында каналның яшь йолдызлары, «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларны каршы алдылар, уйнадылар, көлделәр һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, кызыклы викториналар да уздырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла. Концерт барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларының һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар!

17.06.2024
Җәйге багу: күбәләкләр ниләр вәгъдә итә?

Җәйге багу: күбәләкләр ниләр вәгъдә итә?

Болын тулы аллы-гөлле күбәләкләр вакыты. Быелгы җәйдә сине ниләр көтә? Багу өчен урамга чыгып, иң беренче очраган күбәләккә игътибар итәргә кирәк булачак. Күбәләк нинди төстә булса, сине шундый җәй көтә! * Ак күбәләк - җәй көне сине ниндидер шатлыклы вакыйга, үзгәреш көтә. Әмма моның өчен үзеңә дә тырышырга һәм ниндидер бер режим, тәртип оештырырга кирәк булачак. * Сары яки җирән күбәләк – кайдадыр эшләп алырсың яки берәрсенә ярдәм итәргә туры килер. Әмма бушка түгел, эш өчен түләве дә булачак. * Кызыл күбәләк – сине мәхәббәт көтә. Әмма берьюлы ике яки өч егет (кыз) белән очрашу бик үк әйбәт фикер түгел. Алай эшләсәң, ялгыз калачаксың. * Яшел күбәләк – ниндидер яңа сәләтләрең ачылыр, аны әрәм итмәскә тырыш. Башкалар арасындагы катлаулы хәлләрне, талаш-конфликтларны хәл итәргә туры килер. * Кара күбәләк – синең турыда гайбәт таратулары мөмкин. Шуңа ялгышлардан сак бул, серләреңне кешегә сөйләмәскә тырыш, үзеңә тап төшерерлек гамәлләр дә кылма. * Зәңгәр күбәләк – үзгәрешләр күренми, әмма бар да тыныч. Зур борчулар да юк, шул ук вакытта күккә сикерерлек шатлыклар да көтелми. Кыскасы, барысы да элеккечә дәвам итә.

17.06.2024
Мунча терапиясе кәефне күтәрә

Мунча терапиясе кәефне күтәрә

Ял көннәрендә мунча керү - элек-электән килгән гадәт. Мунча - иң яхшы тынычландыру чарасы. Чынлап та, анда юынгач тән генә чистарып калмый, күңел дә сафлана, тынычлана, кәеф тә күтәрелә, ару-талулар да юкка чыга. Борынгылар аны “халык табибы” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Өстәвенә, нәкъ менә бүген Мунча керү көне билгеләп үтелә. Япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән. * Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефләре һәрчак күтәренке була. * Мунчадан соң организм ныгый, аның эшкә сәләте арта. * Мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын сакларга ярдәм итә. * Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул - тын юллары системасы авыруларыннан саклау өчен файдалы чара. Мунчага барыр алдыннан 1-2 аш кашыгы сарымсак суы кабарга киңәш ителә. Ул тирләгәндә организмнан агулы һәм зыянлы матдәләрне чыгарырга ярдәм итә. Шулай ук мунчада тәнне ышку, рәхәтләнеп чабыну массажның иң яхшы төрләре булып тора. Мунчадан соң кайнар чәй, гөлҗимеш һәм кура җиләге төнәтмәсе эчү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.  

14.06.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск