Яңалыклар

Ркаил Зәйдулла «ТАТАР СҮЗЕ» турында
Канал яңалыклары

Ркаил Зәйдулла «ТАТАР СҮЗЕ» турында

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды.  Бәйгенең жюри рәисе булып, шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла тора. Ул әлеге халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы турында үз фикерен белдерде. «Әдәби иҗатны үстерү ягыннан әлеге конкурның әhәмияте бик зур. «ТАТАР СҮЗЕ»   – безнең телебезне, әдәбиятыбызны халык арасына  тарату җәһәтеннән  әhәмиятле гамәл. Әйтеп үтәргә кирәк, без Татарстанда яшәгән башка хылыклар турында да борчылабыз, аларның хәленә керәбез, шуңа күрә Республикабызда яшәгән чуваш, мари, удмурт, мордва телендә сөйләшкән кешеләр өчен дә номинация бар. Без аларны тыңладык: алар үз телендәге үз шагыйрьләрен генә түгел безнең татар язучылары әсәрләрен дә укыйлар. Бу беренчедән, аларның үзләренең телләрен Республика күләменә чыгару. Икенче яктан, безнең татар телен башка телләрдә дә әверелеш ясап яшәвен дәлилли . Минемчә, номинацияләрдә үзләре язган әсәрләрне укып тәкъдим итүчеләр һәм язучылар берлегендә торучы профессиональ язучылар да бар. Әдәби иҗатны үстерү ягыннан әлеге конкурның әхәмияте бик зур. Татар сүзенә ез, әлбәттә, һәрвакыт мөкиббән китәбез. Ул әдәби телебездә сөйләшеп, үзебезнең әдәби әсәрләрне белү: классиканы да, хәзерге заман әдәбиятын да. Г.Тукай, М.Җәлил һәм Һ.Такташ кебек классикларыбыз белән белән бергә хәзерге заман әсәрләре дә яңгырый. 4000 артык эш тәкъдим иттеләр. Бу сан елдан ел арта бара һәм безнең рухи потенциалыбызның зурлыгын күрсәтә»

13.03.2025
«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды
Канал яңалыклары

«ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды

13 март көнне  «ШАЯН ТВ» телеканалында Халкыбызның иң мөһим  мәдәни ел вакыйгасы – «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум. Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Эльвира Әхмәтова, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Роза Әхмәдиева, Илдар Хәйруллин, Ирек Шәрипов, Гөлназ Шәйхиева, Флера Сәйфуллина кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары һәм артистлары урын алды. Әлбәттә, утырыш барышында жюри әгъзаләренә җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Пермь крае , Свердлау өлкәсе һәм Башкортостанда яшәүче милләтәшләребездән дә эшләр кабул ителде. Шулай ук чит илләр – Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – халкыбызның бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен  тагын бер кат дәлилләде. Кабул ителгән эшләр саны күп булуга карамастан, аларның эчтәлеге быел тагын да баерак. Жюри әгъзаләре әйтүе буенча, эшләр бик көчле һәм зур игътибар таләп итә. Чынанан да катнашучыларның әлеге бәйгегә мәхәббәте зур, чөнки елдан ел берсеннән-берсе кызыклы һәм чын мактауга лаек эшләр кабул ителә. «Хәзер без – жюри әгъзаләре – бергә җыелышып, эшләрне карыйбыз. Бик кызу бәхәсләр бара. Әлеге конкурсның елдан ел бар яктан караганда да  эшләрнең саны артуын һәм эчтәлеге ягыннан да баерак булын күзәтәбез. Әлбәттә, бик авыр, чөнки бер үк номинациядә һәм яшьтә булган балалар арасында эшләр бар яктан да камил. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, без 4000 артык эш арасында балалар әти-әниләре, әби-бабалары бергә күмәкләшеп төшергән  иҗат эшләрен  җибәргән гаиләләргә  аерым игътибар бирдек. Эчтәлек ягыннан килгәндә  туган тел,  туган як һәм Ватан турында темаларга да зур әһәмият бирдек», – дип уртаклашты «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова «Бик күп катнашучылар булды, аларның барсын да карап чыгарга күп вакыт һәм тырышлык кирәк булды, чөнки һәрберсен тыңлап чыгу һәм бәя бирү шактый авыр әйбер. Шигъриятнең үзенең мелодикасы һәм ритмы бар. Шигырь – ул текстны гына уку түгел, сәнгати фаразлап һәм актерларча башкарып, җаныңны һәм тәнеңне хисләрне салырга кирәк. Шаккатып тыңлап утырдым: иң әйбәт шигырь сөйләүче – кечкенә балалар, 6-10 яшьлекләр. Алар чумып һәм тоеп башкаралар.  Бу бик шатландыра. », – дип үз хисләрен белдерде «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Ильдар Зиннур улы Хәйруллин. Искәртеп үтәбез, барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары электрон форматта җибәреләчәк.  Безнең shayantv.ru һәм tnv.ru чыганаклары аркылы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

13.03.2025
Главная Программа Видео Шортс Поиск