02.06.2025

Июньдә Татарстанлыларны кыска эш атналары көтә

Татарстанда алдагы ике эш атнасы кыскартылган булачак.
Бу атнада нибары дүрт кенә эш көне кала – 6 июнь, җомга, мөселман бәйрәме Корбан гаете билгеләп үтелә.

Ә инде киләсе атнада Россия көне уңаеннан республика халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк – 12 июньнән 15 июньгә кадәр.

Җәй башында мондый яллар чыннан да йөрәккә май булып ята!


Главная Программа Видео Шортс Поиск