«Бишек җырлары»: яңа чыгарылыш!
«ШАЯН ТВ» каналы тәкъдим иткән «Бишек җырлары» проекты үзенең мавыктыргыч һәм күңелләргә үтеп керердәй яңа чыгарылышлары белән сөендерә! Тамашачылар бүген бу проектның премьерасын күрә алачак. Проектның төп максаты – ана белән бала арасында рухи якынлык тудыру, ата-аналар белән балалар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтне ныгыту. Борынгыдан килгән милли традицияләрне саклап, халык иҗаты аша сабый күңеленә юл табу – «Бишек җырлары» тапшыруының асылы. Яңа сериядә сезне бик үзенчәлекле, моңлы, тирән мәгънәле җыр көтә – «Бәллү» бишек җыры. Бу әсәрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле җырчы Винера Ганиева башкара. Җырның сүзләрен бөек татар шагыйре Дәрдемәнд язган, көй авторы – күренекле композитор Резеда Ахиярова, ә җырга заманча яңгырашны – аранжировканы – талантлы музыкант Вадим Усманов эшләде. Бу тапшыру – милли җырлар аша балаларга туган телнең моңын, милли традицияләрне җиткерү, гаилә җылысын саклап калу юнәлешендә зур адым. Яңа чыгарлышларны сылтама аша кереп, безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.
03.05.2025