24.05.2025

«Әти һәм мин» тапшыруының ЯҢА СЕЗОНЫ старт ала

Популяр тапшыру – «Әти һәм мин» янәдән эфирда!
Яңа сезонның беренче чыгарылышы инде бүген 18:50 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Тапшыруның алып баручылары – күренекле иҗади гаилә: Зөлфәт һәм Зәлия Зиннуровлар. Алар эфирда үзләренең күңелле аралашулары, эчтәлекле сораулары һәм кунакларга булган җылы мөнәсәбәтләре белән тамашачыларны җәлеп итәчәк.

Беренче тапшыруның кунаклары – музыкант һәм баянчы Рәзил Камалов һәм аның улы Сөләйман. Әти белән улның тормышка карашлары, уртак мавыгулары, истәлекле вакыйгалары – барысы да әлеге чыгарылышта!

24 нче май, 18:50 – карамый калма!

Главная Программа Видео Шортс Поиск