Яңалыклар

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә яңа предметлар кертелә?!
Популяр яңалыклар

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә яңа предметлар кертелә?!

Казан мәктәпләрендә киләсе уку елыннан «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дип аталган предметлар укытыла башлаячак. Шулай ук математика буенча курска яңа тема да кертеләчәк. «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри дәресләр буларак карала. Курска тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа, моннан тыш, беренче ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләре һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре керергә тиеш. 1 сентябрьдән «Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртелә, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка киләчәк. «Математика» фәненә исә «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәлү көтелә. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.

23.05.2024
Бердәм дәүләт имтиханнары башланды
Популяр яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнары башланды

Мәктәпне тәмамлаучы укучылар өчен иң җаваплы чор - бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Бүген исә алар туган телдән имтихан тапшыра. Татарстанда быел аны 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы тапшыра. Казаннан дүрт, Түбән Кама, Әтнә, Мөслим районнарыннан бер чыгарылыш укучысы туган телдән имтихан бирә. Узган ел туган телдән имтиханны 8 кеше тапшырган, өченче ел бу күрсәткеч 1 укучыны гына тәшкил иткән. 9 сыйныфта исә туган телне сайлау буенча 4 046 бала тапшырачак. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 2 685 укучыга күбрәк. БДИ тапшыру 23 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итә. Имтихан нәтиҗәләре 6 июньнән 26 июньгә кадәр билгеле булачак. Бүген, беренче имтихан көнендә химия, география, әдәбият һәм туган телдән имтиханнар уза. Укчыларга камил акыл, тел ачкычлары һәм уңышлар телибез!

23.05.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск