Яңалыклар

Иртәгә башланачак ретроградлы Марс нәрсәсе белән куркыныч?
Популяр яңалыклар

Иртәгә башланачак ретроградлы Марс нәрсәсе белән куркыныч?

Быел безне ел ахырында тагын бер сизелерлек астрологик күренеш - ретроградлы Марс көтә. Бу чор әлеге күренешнең ретроградлы Меркурийга туры килүе белән катлаулы. Ә бу исә киеренке ситуацияләрне кискенләштерергә һәм хәтта гаилә конфликтларына китерергә мөмкин. Марсның ретроградлылыгы 6 декабрьдә башлана һәм 2025 елның 24 февралендә тәмамланачак. Ул 26 ноябрьдә башланып, 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк ретроградлы Меркурий чоры белән өлешчә туры килә. Бу ике ретроградлы чорның тәңгәл килүе эчке киеренкелекне көчәйтә. Кешеләр үзләрен тынычсыз һәм ышанычсыз хис итәргә мөмкин. Бу чорда импульсив чишелешләрне һәм бәхәсле хәлләрне булдырмау мөһим, игътибарны эчке халәткә юнәлтергә кирәк. Үз гамәлләреңне анализлау һәм эшләгән эшләрне яңадан күздән кичерү белән шөгыльләнергә кирәк. Теләсә нинди эшне намус белән башкару мөһим, югыйсә барысын да яңадан эшләргә туры киләчәк. Белгечләр ретроград чорында күбрәк укырга, үпкәләтүчеләрне гафу итәргә, үз акылыңны тыңларга һәм авыр хәлләргә бирешмәскә киңәш итә, чөнки Марс – конфликтлар һәм агрессияне үз итә. Фото: Яндекс

05.12.2024
Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде
Популяр яңалыклар

Кыш бабай үзеннән ешрак нинди бүләкләр сорауларын сөйләде

4 декабрь – Кыш бабайдан бүләк сорау көне билгеләп үтелә. Кыш бабайдан балалар күбрәк телефон, планшет, ноутбук һәм конструктор сорый икән. Курчак һәм йомшак уенчыкларга да шат булачаклар. Кыш бабайга килгән хатлар шуны күрсәткән. Ә менә олыларның теләкләре башка төрлерәк. Әти-әниләр әкияти бабайның торак шартларын яхшыртуын һәм кредитларны түләп бетерүен өмет итә. Йорт җиһазлары, яңа мебель, сәяхәт һәм автомобиль турында хыялланучылар да шактый. Кыш бабайдан сатып алып булмый торган кыйммәтләр – сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм тынычлык сораучылар да күп. Быел Кыш бабай почтасына 233 796 якын хат килгән инде, шуларның 2024е чит илдән. Ә сез Кыш бабайдан нәрсә сорар идегез? Нәкъ менә бүген хат язар өчен шәп мөмкинлек бар! Фото: Яндекс

04.12.2024
«Адымнар» мәктәбе укучылары өчен «Балачак җыры» концерты тәкъдим ителде
Канал яңалыклары

«Адымнар» мәктәбе укучылары өчен «Балачак җыры» концерты тәкъдим ителде

«ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» концертлар циклының көзге сезонын тәмамлап бара! Бүген «Адымнар - Казан» күп телле мәктәбе укучылары өчен гаҗәеп матур һәм күңелле тамаша оештырылды. Әлбәттә, «ШАЯН ТВ» — беренче татар балалар каналы — укучлырны истәлекле бүләкләр белән сөендерде. Сәхнәне «Сәйлән» музыкаль фестиваленең талантлы артистлары бизәде. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан күтәренке рух алдылар һәм үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

29.11.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск