19.04.2025

«Бишек җырлары» — карамый калма!

Бүген татар халкының бай мирасын тәшкил иткән бишек җырлары турында өр-яңа тапшыруының премьерасы!

«Бишек җырлары» проектының төп максаты – ата-анабелән бала арасында эмоциональ җылы мөнәсәбәтләр булдыру, ана белән баланың рухи дөньясын якынайту.
Беренче чыгарылышта бишек җырын Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова башкара. Җыр Айдар Хәлим сүзләренә язылган, ә көйавторы – Зөлфия Тәхаветдинова.

Әлеге видеоны сылтамалар аша кереп,«ШАЯН ТВ» телеканалы ВКонтакте төркемендә һәм Youtube каналында карарга мөмкин. 
Күрми калма, бу чын могҗиза!

Главная Программа Видео Шортс Поиск