Яңалыклар

Кояш сугудан сакланыгыз
Популяр яңалыклар

Кояш сугудан сакланыгыз

Ниһаять без көтеп алган чын эссе җәй хакимлек итә! Эсселәр сагындырган булса да, аның мәкерле икәнен дә онытмаска кирәк. Җәйге кояш рәхәт һәм шул ук вакытта бик куркыныч та. Үзебезне кояш нурларыннан, эссе сугудан ничек сакларга? Кайбер кагыйдәләр белән танышып китик! * Төш вакытында, аеруча сәгать 11:00дән 16:00га кадәр аралыкта кояш нурлары астында, урамда йөрмәү яхшы, чөнки бу кояшнын иң актив вакыты. * Урамда йөргәндә баш киемнәрен кияргә онытмагыз. Кепка, эшләпәләрегезне һәрвакыт үзегез белән йөртегез. * Өс киемнәрен сайлаганда ачык төсләргә һәм «сулый торган» тукымаларага өстенлек бирсәгез, яхшы булыр. * Кояш астында йокламагыз, күләгәле урын эзләгез. * Ачык кояш астында утырмаска, күләгәдә, я зонт астында утыру хәерлерәк. * Туклану рационында күбрәк җиңел ризыклар - салатлар, җиләк-җимешләр булдырыгыз. * Су күп эчегез. Кызу һава торышында ул көненә 2-3 литр сыеклыкны тәшкил итәргә тиеш. * Пешү куркынычы булганда, тәнегезгә кичекмәстән су сибеп, маңгаегызга юеш тастымал салырга ашыгыгыз.

03.07.2024
Австралиядә - 50 миллион көнгерә
Кызыклы фактлар

Австралиядә - 50 миллион көнгерә

Көнгерәләр - сумкалы имезүчеләр гаиләсенә караган уникаль тереклек ияләре. Үлән ашаучы, ике аягы белән бер юлы сикергәләп хәрәкәт итәләр. Аларны Австралия символы дисәк тә, ялгыш булмас, чөнки әлеге җан ияләрен кыргый табигатьтә беркайда да очратып булмый. * Көнгерәләр Австралиядә һәм Яңа Гвинеяда гына яши. * Табигатьтә көнгерәләрнең алтмышлап төре бар. * Әлеге хайваннарның авырлыклары төрлечә – 500 граммнан алып, 90 килограммга кадәр җитә. * Алар Австралия далаларында зур-зур көтү булып яшиләр. * Көнгерә баласы 2 смлы чикләвек төше кадәр генә булып туа. Ул шулкадәр көчсез, хәле әнисенең сумкасына менәргә генә җитә. Ләкин берничә айдан, сумкадан чыгып йөри башлагач, 2–3 килограммга җитә. * Көнгерә баласы бер яшькә кадәр әнисенең сөте белән туклана. * Көнгерә тырнаклы алгы тәпиләре белән үзе туклана төрган тамыр һәм бүлбеләрне бик җиңел казып чыгаpa. * Көнгерә арткы аяклары белән сугыша: кинәт кенә үзенең бөтен гәүдә авырлыгын койрыгына күчерә дә, бушап калган ике арткы аягы белән өстән аска таба бер хәрәкәт ясап, дөшманына коточкыч җәрәхәтләр ясый. * Көнгерә кыргый табигатьтә 6 елга якын, тоткынлыкта - 20 елдан артык яши. * Көнгерәләр - танылган сикерүчеләр. Алар 12 метрга кадәр ераклыкка, 3 метрга кадәр биеклеккә сикерә алалар. * Әлеге җан ияләре бик яхшы ишетәләр һәм күрәләр - хайванның колаклары 360 градуска кадәр әйләнә. * Көнгерә үзенчәлекле тән төзелеше аркасында артка сикерергә сәләтле түгел. * Австралиядә якынча 50 миллион көнгерә яши. * Сикергән вакытта көнгерә бик нык җылына, бу аларга тән температурасын җайга салырга ярдәм итә. * Көнгерәләр көн сүрелгәч кенә азык эзләргә чыгалар. Алар бары тик үлән белән генә тукланалар.

02.07.2024
Әкият илендә: «Куянның ирене нигә ярык?»
Популяр яңалыклар

Әкият илендә: «Куянның ирене нигә ярык?»

Көннәрдән беркөнне куяннар карт нарат төбенә җыелганнар да тормыш авырлыгыннан зарланыша башлаганнар. Иң Карт куян боларны тыңлап-тыңлап торган да, алга чыгып, болай дигән: — Кадерле туганнарым минем! Мескен куяннарга җирдә яшәү бик авыр. Куаклыкта берәр җәнлек кыштырдап куйса — Куян дер-дер килә, агачтан яфрак өзелеп төшсә — Куянның коты оча. Үзебез бөтен нәрсәдән куркабыз, ә безгә хәтта черкинең дә исе китми. Болай яшәү туйдырды, әйдәгез, диңгезгә барабыз да бөтенебез шунда батып үләбез. Иртәме-соңмы, барыбер үләсе бит. Куяннар өлкән туганнарының сүзенә каршы килмәгәннәр. Уйлап-нитеп тормыйча, барысы дәррәү диңгезгә таба юл тотканнар. Ә диңгез буендагы болында сарык көтүе утлап йөри икән. Бер Сарык, шулхәтле Куян килүен күргәч, куркудан бәэлдәп куйган һәм чабып киткән. Аның артыннан бөтен көтү ияргән. Чабалар, ди, сарыклар, ә үзләре кая чапканнарын да, нигә чапканнарын да белмиләр, ди. Ә сарыклар артыннан, шартларга җитеп өрә-өрә, этләр куа икән. Көтүчеләр кычкырыша, таяк болгый... Тирә-юньдә ыгы-зыгы, шау-шу! Куяннарга бик көлке тоелган бу. Шуннан алар арткы тәпиләренә утырганнар да көләргә тотынганнар. Шулхәтле шаркылдап көлгән болар — хәтта иреннәре ярылган. рына качканнар. Шомлы итеп, елап-елап этләр өрергә тотынган. Малай, ни уйларга белмичә, курка-курка өенә чапкан. — Әни,— дигән ул, сулышын көчкә-көчкә алып,— нишләптер, кояшның йөзе каралды. Әнә тышка кара әле. Әнисе кояшка караган да болай дигән: — Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшның шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан. Чөнки җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк. — Әни,— дигән малай, башын түбән иеп,— мин суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алмаган идем, гафу ит мине. Малай мөлдерәмә яшьле күзләре белән әнисенә караган. Әнисе улын күкрәгенә кыскан. Шулвакыт кояштагы караңгылык кими башлаган. Дөнья әкренләп яктырган, кошлар, кереп поскан ояларыннан чыгып, агач ботакларына кунганнар, этләр елый-елый өрүләреннән туктаганнар. Бар нәрсә элекке хәленә кайткан, бары тик кояштагы кара тап кына бөтенләй бетеп җитмәгән. Әйе, дөньяда бер генә яманлык та, бер генә ялган да эзсез калмый шул. Яманлыкны хәтта кояш та яндырып бетерә алмый икән. Эстон халык әкияте                                      

27.06.2024
Шигърият сөючеләр игътибарына!
Канал яңалыклары

Шигърият сөючеләр игътибарына!

«ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Катнашырга ашыгыгыз! Премиаль фонд 2 000 000 сум. Быел «ТАТАР СҮЗЕ» берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр, иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнәчәк. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә tatarsuze2025@yandex.ru рәсми почтасына юллагыз. Шулай ук сылтама буенча онлайн акета тутыру мөмкинлеге дә каралган. Гаризалар 2024 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

25.06.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск