Яңалыклар

Быелгы май сөендерерме?
Популяр яңалыклар

Быелгы май сөендерерме?

Яз фасылының иң матур соңгы ае – майга да аяк бастык! Борыннарны шомырт исләре иркәли, күңелләрне сандугач сайраулары җилкендерә торган яшеллек ае! Халык календаренда май яз белән җәйне кавыштыра торган ай буларак искә алына. Димәк, җәйгә дә күп калмый. Алдагы көннәр безне нинди һава торышы белән сөендерер, бергәләп сыныйк. * Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. * Май суык булса – икмәк уңа. * Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. * Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. * Майда боз яуса, җәен дә явачак. * Күке күкелдәмичә май җылытмый. * Май ае салкын булса – игенгә туклык. * Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян. * Торналар бик еш күренсә – корылыкка. * Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. * Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер. * Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. * Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. * Тузганакның иртә язда чәчәк атуы – җәй кыска, ә соң чәчәк атуы – җәй коры булуга.

02.05.2024
Татарстанда кар көтелә яки Җирне магнит давылы капларга мөмкин
Популяр яңалыклар

Татарстанда кар көтелә яки Җирне магнит давылы капларга мөмкин

Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. 3 һәм 4 майда һәм ял көннәрендә яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Күз күреме начарланырга мөмкин. 3 майда температура 0, +2 градусны тәшкил итә, урыны белән -3 градуска кадәр суытачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин. Киләсе атнаның беренче яртысында Татарстанда шулай ук салкын һава торышы саклана, явым-төшем дә булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.   Галимнәр 3 майда Җирне магнит давылы капларга мөмкин дип тә кисәтә. 1 майда Кояшта көчле кабынулар булган, алар 41 минут дәвам иткән. Кояшта кабынулар биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X, рентген нурланышы куәтенә карап. Әгәр дә куәт 10 тапкырга арта икән, нурланыш киләсе егәрлек классына күчә. Кабынулар исә кояш плазмасы чыгармасы белән бара. Аның болытлары Җиргә барып җиткәндә магнит давылларын китереп чыгарырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

02.05.2024
Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?
Кызыклы фактлар

Теләк теләү көне: ничек дөрес теләргә?

Нәкъ менә бүген, 29 апрель – теләкләр теләү көне билгеләп үтелә! Теләкләр кабул була торган билгеле бер көннәр һәм сәгатьләр бар икән. Уңайлы вакытны Ай календаре һәм сәгатьләре буенча билгеләргә була. Астрологлар, энергетика күзлегеннән караганда, Ай календаре буенча 1нче, 7нче һәм 11нче тәүлекләр иң куәтлеләре дип саный. Көн сайлаганнан соң, тәүлекнең дөрес вакытын ачыклау мөһим. Моның өчен көн буе үзегезнең торышыгызны һәм кәефегезне күзәтергә һәм көч-куәт тулы мизгелне билгеләргә кирәк. Нәкъ менә шул чорда теләк теләргә кирәк тә инде.   Теләкне ничек дөрес итеп теләргә? 1. Теләкне хәзерге заманда теләгез. Моны күпләр белми, ләкин ничек кенә булыша әле! Инде тормышка ашкан дип ышанып теләгез. Мәсәлән, «Мин яңа йортта яшәргә телим» диясе урынга, «Мондагы иң зур йорт минеке булачак!» дип әйтегез. 2. Теләкне гадиләштерегез. Катлаулы, озын җөмләле теләкләр буталчык була. Теләк никадәр гади, аңлаешлы булса, ул шулкадәр тизрәк тормышка да аша. 3. Үз мәнфәгатьләрегездән чыгып теләгез. Галәмнән сораганнарыгыз бары сезгә генә кагылышлы булсын. Туганнар, дуслар, яраткан кеше өчен теләк теләмәгез. 4. Бары яхшыны гына теләгез. Теләкне начар энергетика белән бозмагыз! 5. Теләкләрегез турында беркемгә дә сөйләмәгез. Теләгән теләк үзенә энергия туплый, аның турында күбрәк сөйләгән саен көче кими бара. 6. Теләкләрне җыеп барыгыз. Аларны кәгазьгә язып бару файдалы. Аерым битләргә языгыз да махсус тартмага йә конвертка салып куегыз. Ярты ел, йә бер ел үткәч, укып карап, никадәр теләкләрегезнең чынга ашуын күреп гаҗәпләнерсез.  

29.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск