Яңалыклар

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды

4 апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. Ниһаять, тантаналы төстә иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре татар дөньясына игълан ителде. Чара быел тагын да грандиоз масштабта узды. Меңләгән гариза, дистәләгән җиңүче, йөзләгән тамашачы – барысы да бер тамашада! Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылды һәм телевизион проект буларак тормышка ашырылды. Әйтергә кирәк, быелгы катнашучыларның әзерлеге аеруча югары дәрәҗәдә. Чыгыш ясаучылар, әйтерсең, үзләре укыган әсәрләренең язмышы белән яши. Җиңүчеләрнең һәркайсына акчалата приз тапшырылды. Быел бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып торды. Ул 1500 000 сумны тәшкил итте. Моннан тыш, 37 җиңүчегә 37 видеоязма һәм 5 телевизион тапшыру әзерләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тәбрикләде. «Биредәге матур бәйге – туган телебез бәйрәме. Бу безнең бөек Тукаебызның туган телендә үтәчәк туган тел көненә зур бүләк булсын иде. Әлеге эчкерсез, телгә мәхәббәт белән сугарылган мохитне без һәрберебез үз язмышыбыз белән озата барып, аны яшәү рәвешенә кертеп, алдагы буыннарга да тапшырырга тиешбез. Безнең белән бүген арабызда булмаган әдәбият шәхесләре бу мохиттә утырсалар, ничек сөенерләр иде. Бүгенге бәйрәмебез аларга дога булып барып ирешсен иде. Быелгы бәйгедә бик күп ачышлар бар, берсеннән-берсе камилрәк чыгышлар ишетәбез. Һәрбер катнашучыга рәхмәтлемен. Һәрбер чыгыш ясаучы безгә бик кадерле. Күпме гасырлар буе сынаулар үткән безнең халкыбызның теле дә үзенең нинди матурлыгын саклый белгән. Нинди гүзәл минем газиз халкым!» - дип, җиңүчеләрне котлады ул. Моннан тыш, Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләрне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре өчен рәхмәт хаты тапшырды. Катнашучылар өчен Татарстан Язучылар берлеге һәм «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләкләр, аеруча, сюрприз булды. Бәйрәмнең махсус кунаклары буларак, танылган татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, күп санлы Халыкара бәйгеләр лауреатлары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, «Мирас» инструменталь ансамбле һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәне үз чыгышлары белән гөрләтте. Бәйге татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды. Исегезгә төшерәбез, бәйгегә июльдә үк старт бирелгән иде. Гаризалар дүрт ай дәвамында кабул ителде. Алга таба исә мәртәбәле жюри үз эшенә кереште. Җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде. Быел бәйгенең сыйфат һәм дәрәҗәсе дә югарырак, географиясе дә киңрәк. Конкурс дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче барлык татар халкын берләштерде. Биредә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Гаризалар бөтен Россиядән кабул ителде: Әстерхан, Башкортостан, Мәскәү, Самара, Саратов, Ульяновск, Дагестан, Марий Эл, Киров, Новосибирск, Оренбург, Пенза өлкәләре, Пермь, Свердлау, Төмән, Ханты-Мансийск, Удмуртия, Чувашия республикасы. Республикадан Казан, Яр Чаллы шәһәре, Балтач, Арча, Кукмара, Байлар Сабасы, Мамадыш, Актаныш, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Әлмәт, Питрәч һәм Теләче районнары актив катнашты. Үзбәкстан һәм Швейцариядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде. Иң күп гаризалар шигърият номинациясенә кабул ителде. Иң өлкән катнашучыга - 87, ә иң яшь катнашучыга - 2 яшь. Җиңүчеләр арасында хәрби хезмәткәр, Украинадагы махсус хәрби операция катнашучысы да бар. Ул Ватанны саклаган арада, аның бүләген әнисе кабул итеп алды. Быел Россиядә Гаилә елы булганлыктан, шунысына игътибар итәргә кирәк, бәйгенең яңа сезонында иҗади гаиләләр дә бик актив булды. Быелның зур яңалыгы - махсус «Туган тел» номинациясе. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнашты. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкарды. Шунысы сөенечле, быелгы сезонның яңа номинациясендә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнашты. Шулай итеп, «ТАТАР СҮЗЕ» үз тирәсенә төрле халыкларны берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга йөз тота һәм киләчәк буынны милли рухта тәрбияләүгә, аларга буыннар чылбырын тапшырырга ярдәм итә. Гала-концертның телеверсиясен 20 апрель көнне 15:00 сәгатьтә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында карарга мөмкин. Ә 26 апрель, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Гала-концерт «ШАЯН ТВ» каналында күрсәтеләчәк. «ТАТАР СҮЗЕ» - милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган, телебезнең әдәби матурлыгын халыкка җиткерә алган иң зур бәйгеләрнең берсе. Сүзе булса, аны җиткерүчесе булса, югалмас ул. Дүртенче тапкыр уздырыла торган әлеге бәйге шундый югары ноктада тәмамланды.

04.04.2024
Илшат Юныс улы Әминевка рәхмәт хаты тапшырылды

Илшат Юныс улы Әминевка рәхмәт хаты тапшырылды

«ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концертында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминевка радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты тапшырды! «Сезгә радио һәм телевидение үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм.  Сез, Татарстанда заманча алдынгы телеканал оештырып, чор сулышын тоеп эшләүче коллектив тупладыгыз һәм ике дистә елдан артык күпмилләтле халкыбызга хезмәт итәсез.  Талантлы журналист һәм оста җитәкче, республика парламенты депутаты буларак, татар телен, мәдәниятен үстерү, рухи кыйммәтләребезне саклау һәм баету, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләрегез аеруча зур хөрмәткә лаек.  Сәяси-иҗтимагый вәзгыятьне тирәнтен анализлаган тапшыруларыгыз республикабызда гражданлык җәмгыяте төзергә ярдәм итә.  Сезгә зур уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телим», - диелгән әлеге рәхмәт хатында.  «ШАЯН ТВ» каналы коллективы исеменнән Илшат Юныс улын чын күңелдән тәбриклибез!

04.04.2024
«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

«ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле! Бәйгедә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды. Әлеге бәйгедә катнашкан, кызыксындыру белдергән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!   Менә алар, җиңүчеләрнең исемнәре: 7 яшькә кадәрге катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Минһаҗева Сәминә Раушан кызы – Г.Тукай «Туган тел» (Яр Чаллы) II урын – Гатауллин Әмир Динар улы – Ш.Галиев «Телевизор булды баш» (Яр Чаллы) II урын – Садыйкова Самирә Руслан кызы – Р.Корбан «Туган тел» (Питрәч) III урын – Мәгъсүмҗанова Нәфисә Илшат кызы – Ш.Галиев «Сиңа әйтәм» (Казан) «Проза»: III урын – Заһидуллина Ралинә Марсель кызы – А. Гыймадиев «Селфи таягы» (Казан)  8-13 яшьлек катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Хөсәенов Рөстәм Рәхимҗан улы – И.Юзеев «Татар моңы» (Казан) II урын – Яппаров Рамил Илдар улы – Җ.Дәрзаман «Тәнәфес» (Балтач) III урын – Бариева Мәликә Руслан кызы – М. Җәлил «Яшь ана» (Казан)  «Проза»: I урын – Гарифҗанов Сәйдәш Шамил улы – В. Нуриев «Инша» (Казан) II урын – Хайбрянова Рузалина Рузил кызы – М.Юныс «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» (Актаныш районы, Иске Байсар авылы) III урын – Баһаутдинов Денис Азат улы – А.Гыймадиев «Тормозлары шәп иде» (Азнакай)  14-17 яшьлек катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Зәкиева Камилла Эльвир кызы - халык авыз иҗаты «Сөембикә» бәете (Казан) II урын – Кәлимуллина Гөлия Раузит кызы – Ф.Яруллин «Үзенә йотып иң зур хәбәрен» (Әтнә районы, Күәм авылы) III урын – Трутнев Кәрим Артур улы – Р.Вәлиева, Ә.Ситдыйкова «Моңлы җырым минем халкымнан» (Пермь крае, Барда районы) III урын – Исрафилов Әмир Булат улы - Р.Вәлиева «Замана баласы» (Балтач)  «Проза»: I урын – Әһлиуллин Аяз Әнис улы – Л.Ихсанова «Наил һәм Фаил» (Казан) II урын – Шәрипова Азалия Рафис кызы – А.Гыйләҗев «Яра» (Казан) III урын – Мәүлетова Руфинә Илдар кызы – халык авыз иҗаты «Таш алыплар» турында риваять (Саба районы, Туктар авылы)  18 яшь һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында «Шигърият»: I урын – Гәрәев Салават Булат улы – Ә.Атнабаев - «Без малайлар идек» (Биектау районы, Ямаширмә авылы) II урын – Галиуллина Зөлфия Хәбибулла кызы – Ә.Атнабаев «Вакыт юк» (Норлат) III урын – Якупов Айрат Айдар улы – М.Акмулла «Синең биш асылың» (Теләче районы, Теләче авылы) III урын – Гарипов Ленар Илгиз улы – Э.Әхмәтова «Мин кайтырмын» (Владимир өлкәсе, Муром шәһәре)  «Проза»: I урын – Сафина Элина Виталий кызы – Ә.Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» романыннан өзек (Казан) II урын – Ильязова Зилә Рәис кызы – Ә.Еники «Матурлык» (Балтач)  Иҗади гаиләләр арасында I урын – Нуруллиннар гаиләсе – Г.Тукай «Таян Аллага», И.Нуруллина. «Гаилә» (Яшел Үзән) II урын – Нуруллиннар гаиләсе – Ф.Сафин «Туган телдә сөйләш, балам», Л.Лерон «Татар баласы» (Түбән Кама) III урын – Мәрдәновлар гаиләсе – М.Җәлил «Эш дуслары» (Балтач районы, Кариле авылы) «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләк – Закировлар гаиләсе – Ә.Закиров «Шәби дәфтәре» (Бөгелмә) «Туган батыр» халыкара бренденнан махсус бүләк – Гыймадиевлар гаиләсе – Ш.Җиһангирова «Әнием дәресләре», Р.Миңнуллин «Әнкәйләргә Аллаһ ярдәм бирсен!» (Байлар Сабасы)  Профессионаллар арасында I урын – Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы – Р.Вәлиев «Музейда янгын» (Казан) II урын – Майдуллин Фаиз Фоат улы – И.Сәләхов «Ана тавышы» хикәясеннән өзек (Яр Чаллы) III урын – Сибгатуллин Фикрәт Рафик улы – Ф.Яруллин «Ул җырны мин генә беләм...» (Зәй районы, Югары Налим авылы)  15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үзем язган шигырь номинациясендә I урын – Гыйбадуллина Лилия Фаис кызы - «Гомерем ике түгел» шигыре (Яр Чаллы) II урын – Гыйләҗев Фәнил Фаил улы - «Кече Ватаным» (Казан) III урын – Дәүләтшин Линар Абдулла улы - «Бирешмибез картлыкка» (Кама Тамагы районы, Даныш авылы) Татарстан Республикасы Язучылар берлегеннән махсус бүләк - Садреева Диана Илшат кызы - «Бирешмибез картлыкка»  «Туган тел» махсус номинациясендә I урын – Алексеев Антон Алексеевич - М.Шкетан «Мичун уке ачажат» ойлымаш гыч ужаш (Марий Эл республикасы, Морки районы) I урын – Иванова Екатерина Денисовна - «Я-женщина удмуртка» (Балтач районы, Югары Ушма авылы) I урын – Мишакина Мария Артемовна - «Эрзянь мастор», авторы билгесез (Лениногорск) I урын – Андреева Анастасия Валерьевна - «Янра чаваш юрри» (Буа районы) Барлык катнашучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз! Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барыгыз һәм яңа бәйгеләрдә катнашыгыз!          

04.04.2024
Туган көнең белән, телефон

Туган көнең белән, телефон

Дуслар, бүген нинди зур бәйрәм икәнен беләсезме? Юк, юк, алай ярамый! Ничек инде без бер генә минутны да аннан башка күз алдына китерә алмый торган мобиль телефонның туган көне турында оныта алдык? Хәзер үк төзәтергә кирәк! Телефоныгызны алыгыз да, икенче телефонны бәйрәме белән котлап язып җибәрегез. Сөенсен әле! 1973 елның 3 апрелендә Motorola корпорациясенең инженеры үзе уйлап тапкан җайланманы тикшереп карарга була. Мартин Купер дөньядагы беренче кәрәзле телефоннан башка оешмада эшләүче хезмәттәшенә шалтырата. Үз уңышына сөенгән уйлап табучы тизрәк чыбыксыз телефоннан сөйләшүе турында хәбәр итә. Хәзергеләр белән чагыштырганда, аны кесә телефоны ук дип атап булмый, әлбәттә. Ул якынча 1 кг авырлыкта, озынлыгы – 22,5 см, киңлеге – 12,5 см, калынлыгы 4 см булган. Шуңа да карамастан, бу дөньяны шаулаткан һәм бөтен кешенең тормышын үзгәрткән яңалыкка әйләнгән. Кайчандыр чыбыксыз телефон могҗиза булып тоелган, хәзер исә ансыз тормыш ышанмаслык хәл булып санала.

03.04.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск