Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» мәртәбәле кунаклар каршы ала!

«ШАЯН ТВ» мәртәбәле кунаклар каршы ала!

«ШАЯН ТВ» өчен истәлекле көн! Бүген бездә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов кунакта булып, каналыбызның эшчәнлеге белән таныштып китте. Каналыбызның төп геройлары мөхтәрәм кунакны күңелле итеп каршылады, студиябезгә сәяхәткә чакырды. Биредә ул популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән якыннан танышты, алар белән аралашып алды. Алай гына да түгел, төшерү процессына ул үз өлешен кертте: «ШАЯН Балалар» тапшыруы кысаларында алып баручыбыз Зилә белән әңгәмә корды. Тапшырулардан тыш, без кунагыбызга телевизион блогерлар мәктәбе турында да, сайтыбызда башланып киткән татар әлифбасын өйрәнү буенча эшебез турында да сөйләдек. Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. «ШАЯН ТВ» каналының иң масштаблы телевизион-музыкаль проекты – «Сәйлән»-2019 татар җырлары фестиваленең җиңүчеләре Амелия Феофанова һәм Миләүшә Закирова студия кунагына җырлап күрсәттеләр. Марат Готыф улы «Сәйлән» фестиваленә, һәм, гомумән, балалар иҗатын үстерүгә,сәләтен ачуга багышланган проектларга, аларның татар телен үстерү һәм иҗади тәрбия бирүдә кирәклегенә басым ясады. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа бәйле, кунагыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады: дубляж эшчәнлегенә зур өлеш кертүче, Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театрлары йолдызлары Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Гөлназ Нәүмәтова катнашында эш процессын күзәтте. Әңгәмә барышында  бүгенге көндә балаларга татар телен үстерү буенча анимацион продукция җитми, дигән проблема яңгырады. «ШАЯН ТВ» каналы бу проблема буенча үз тәкьдимнәрен кертте. Очрашу ахырында Марат Готыф улы каналыбызны тагын бер кат  якынлашып килүче туган көне белән котлады, бу катлаулы, ләкин кирәкле хезмәт юлында алга таба да уңышлар, яңа җиңүләр теләде, үз киңәшләрен бирде.  Канал җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә ул: «Алынган темптан калышмагыз һәм татар телен үстерү буенча эшне дәвам итегез!», - диде.

09.10.2020
«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2020» тантанасында!

«ШАЯН ТВ» каналы «ТЭФИ-KIDS 2020» тантанасында!

5 октябрь көнне Мәскәү шәһәренең Et Cetera театры бинасында «ТЭФИ-KIDS 2020» телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» каналының вәкилләре дә әлеге бәйрәмдә булып кайтты! Кызыл келәмнән хезмәттәшебез Гөлназ Газизҗанова үтте! Ул бәйгенең 30 финалистлары исемлегенә керде һәм кичәге тантанада каналыбызның данын яклады! Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек бик көчле булды! Гөлназ Газизҗанова режиссерлыгындагы «Бергәләп өйрәник» проекты «СТС-kids» каналының «Развлечеба» һәм «Nickelodeon»ның «Всеология» тапшырулары белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, «ШАЯН ТВ» каналы сынатмады! Үз эшен бик югары дәрәҗәдә күрсәтте. Бөтендөньяга танылган, тәҗрибәле, зур тарихлы каналлар белән көч сынашу, әле 2 яшен генә тутырган каналыбыз өчен зур җинү. Без сәләтле коллегаларыбыз белән горурланабыз!

06.10.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск