Яңалыклар

Матбугат очрашуы!

Матбугат очрашуы!

Тиздән тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының икенче сезоны зәңгәр экраннарга чыга. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен очрашу әзерләде! Очрашу кысаларында каналыбызның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова һәм «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев булачак премьераның серләре, «ШАЯН ТВ»да узган чаралар һәм яңа проектлар турында сөйләделәр. Чарада балалар каналы җитәкчеләре, «Сәйлән» фестивале финалистлары һәм беренче сезон җиңүчеләре катнашты. Студиябезгә килгән махсус кунаклар – әлеге очрашуның аерым бизәге булып торды. Алар арасында: Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев; Татарстан Республикасының атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова; җырчы, «ТНВ» каналының алып баручысы Айсылу Габдинова. Әйтергә кирәк, җыелган кунаклар «Сәйлән» проектына һәм канал эшчәнлегенә югары бәя бирде! Чараның икенче өлешендә җыелган матбугат вәкилләре махсус кунаклар белән сорау-җавап форматында аралашып алды. Шуңа күрә, тиздән матбугат чараларында «ШАЯН ТВ» турында яңалыклар күп булачак! Күзәтеп барыгыз!

30.09.2020
КӨЗнең мутур көнендә татарча ЯЗ!

КӨЗнең мутур көнендә татарча ЯЗ!

Бүген бөтен дөнья буйлап "Татарча диктант" чарасы узды. Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Быел әлеге акция 5нче тапкыр үткәрелде. Аның төп максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү. Шаян ТВ аналогик юнәлештә үз эшен даими рәвештә алып бара. Шуңа күрә бу масштаблы чарадан балалар каналы читтә кала Алина мады! Канал тарафыннан «Адымнар» белем бирү үзәге нигезендә диктант өчен мәйданчыклар оештырылды. Укучыларга диктант тексты буларак Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Каналның алып баручылары Адилә Биктимирова һәм Иван Остроумов үзләрен укытучы ролендә сынап карадылар. Үзенчәлекле эксперимент турында тулырак безнең тапшыруларда карагыз!

26.09.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск