18.07.2022

Зәңгәр күзлеләр көне!

Зәңгәр күзлеләрнең көнен

Билгели халык бүген,

Салкын гамма саналса да,

Хәтерләтә күк йөзен.

   

Халыкның яраткан төсе,

Зәңгәр төс – табигый төс,

Күк йөзе зәңгәр булганга

Иң күп кулланылган төс.

 

Зәңгәр кичләр, зәңгәр төймә,

Зәңгәр күлмәк, зәңгәр шәл,

Зәңгәр томан, зәңгәр чәчкә,

Кызларда – зәңгәр күзләр.

 

Үзсүзлеләр, бик тырышлар,

Ләкин тиз үпкәлиләр,

Озак кына үпкә саклап,

Йөриләр алар, диләр.

 

Хыялыйлар, бик тырышлар,

Зәңгәр күзле кешеләр,

Максатка ирешер өчен

Барысын да эшлиләр.

                 Фәймә Зайнуллина

 

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск