Яңалыклар

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды
Канал яңалыклары

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Балачак җыры» концерты узды

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты узды! Тамашачыларга бер көндә ике концерт тәкъдим ителде! Бәйрәм программасында каналның яшь йолдызлары, «Сәйлән» телевизион музыкаль фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырлар белән тамашачыларның күңелен күтәрделәр. Шулай ук балалар белән күрешергә «ШАЯН ТВ» балалар каналының яраткан геройлары – Шаян һәм Мияу да килде. Алар кунакларны каршы алдылар, уйнадылар, көлделәр һәм бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Моннан тыш, кызыклы викториналар да уздырылды, иң активлар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла. Концерт барлык тамашачыларга да аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте! Алар һәр чыгышны яратып карадылар, «ШАЯН ТВ»ның яшь йолдызларының һәр чыгышын алкышлар белән озаттылар!

17.06.2024
Җәйге багу: күбәләкләр ниләр вәгъдә итә?
Кызыклы фактлар

Җәйге багу: күбәләкләр ниләр вәгъдә итә?

Болын тулы аллы-гөлле күбәләкләр вакыты. Быелгы җәйдә сине ниләр көтә? Багу өчен урамга чыгып, иң беренче очраган күбәләккә игътибар итәргә кирәк булачак. Күбәләк нинди төстә булса, сине шундый җәй көтә! * Ак күбәләк - җәй көне сине ниндидер шатлыклы вакыйга, үзгәреш көтә. Әмма моның өчен үзеңә дә тырышырга һәм ниндидер бер режим, тәртип оештырырга кирәк булачак. * Сары яки җирән күбәләк – кайдадыр эшләп алырсың яки берәрсенә ярдәм итәргә туры килер. Әмма бушка түгел, эш өчен түләве дә булачак. * Кызыл күбәләк – сине мәхәббәт көтә. Әмма берьюлы ике яки өч егет (кыз) белән очрашу бик үк әйбәт фикер түгел. Алай эшләсәң, ялгыз калачаксың. * Яшел күбәләк – ниндидер яңа сәләтләрең ачылыр, аны әрәм итмәскә тырыш. Башкалар арасындагы катлаулы хәлләрне, талаш-конфликтларны хәл итәргә туры килер. * Кара күбәләк – синең турыда гайбәт таратулары мөмкин. Шуңа ялгышлардан сак бул, серләреңне кешегә сөйләмәскә тырыш, үзеңә тап төшерерлек гамәлләр дә кылма. * Зәңгәр күбәләк – үзгәрешләр күренми, әмма бар да тыныч. Зур борчулар да юк, шул ук вакытта күккә сикерерлек шатлыклар да көтелми. Кыскасы, барысы да элеккечә дәвам итә.

17.06.2024
Мунча терапиясе кәефне күтәрә
Кызыклы фактлар

Мунча терапиясе кәефне күтәрә

Ял көннәрендә мунча керү - элек-электән килгән гадәт. Мунча - иң яхшы тынычландыру чарасы. Чынлап та, анда юынгач тән генә чистарып калмый, күңел дә сафлана, тынычлана, кәеф тә күтәрелә, ару-талулар да юкка чыга. Борынгылар аны “халык табибы” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Өстәвенә, нәкъ менә бүген Мунча керү көне билгеләп үтелә. Япон галимнәре мунча терапиясенең кеше психикасына ничек йогынты ясавын ныклап тикшергән. * Даими рәвештә эссе парга керү, тәннең температурасы кыска вакытка күтәрелеп алу нәтиҗәсендә организм микростресс кичерә. Нәтиҗәдә, баш миенең нерв системасы стимуллаша һәм серотонин бүлеп чыгара. Шуңа да мунчачыларның кәефләре һәрчак күтәренке була. * Мунчадан соң организм ныгый, аның эшкә сәләте арта. * Мунча йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, аеруча йөрәк эшчәнлегенең активлыгын сакларга ярдәм итә. * Даими мунча керүнең тагын бер яхшы ягы бар, ул - тын юллары системасы авыруларыннан саклау өчен файдалы чара. Мунчага барыр алдыннан 1-2 аш кашыгы сарымсак суы кабарга киңәш ителә. Ул тирләгәндә организмнан агулы һәм зыянлы матдәләрне чыгарырга ярдәм итә. Шулай ук мунчада тәнне ышку, рәхәтләнеп чабыну массажның иң яхшы төрләре булып тора. Мунчадан соң кайнар чәй, гөлҗимеш һәм кура җиләге төнәтмәсе эчү сәламәтлеккә уңай йогынты ясый.  

14.06.2024
ХИТЛАР БИЛГЕЛЕ! «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды
Канал яңалыклары

ХИТЛАР БИЛГЕЛЕ! «Балачак җыры» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Балачак җыры» бәйгесенең бишенче ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫНДА җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт. Быел «Балачак җыры 2024» бәйгесенә 100гә якын җыр килде. Авторлар арасында профессиональ композиторлар белән бергә үзешчәннәр дә катнашты. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Икенче турга профессиональ жюри тарафыннан 20 җыр сайлап алынды. Әлеге тур исә 2024 елның 13 маеннан 20 маена кадәр интернет аша shayantv.ru сайтында тавыш бирү белән тәмамланды. Иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга үтте. Мәртәбәле жюри нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде. Менә ул җиңүче җырлар исемлеге: 1. «Гөлләрем» Зөфәр Бохаров сүзләре, Илфат Шәехов көе. 2. «Милләтем – татар минем» Гүзәл Таһирова сүзләре һәм көе. 3. «Печән өсте» Айрат Галиуллин сүзләре, Эльвира Сәлахова көе. 4. «Сәлам җыры» Гөлчәчәк Хаҗиева (Садретдинова) сүзләре, Гөлназ Җиһаншина көе. 5. «Шугалак» Ленар Шәехов сүзләре, Миләүшә Хәйруллина көе. Шулай ук әлеге җырларга Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан заманча аранжировкалар ясалачак, сыйфатлы видеоклиплар төшереләчәк. Бәйгедә җиңгән җырларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертелә. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов үзе тапшырды. Шулай ук мәртәбәле кунаклар арасында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Әсгать улы Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев та бар иде. Җиңүчеләрне котларга танылган язучылар, композиторлар һәм бәйгенең жюри әгъзаләре дә җыелды. Чараның кунакларын республиканың иң уңган һәм иң үрнәк гаиләләре - «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчеләре һәм «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары гаиләләре каршы алды һәм үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында Галиуллиннар, Нуруллиннар, Шаһиевлар, Яркәевлар, Зиннуровлар, Камаловлар һәм Хәбибрахмановлар гаиләләре урын алды. Моннан тыш, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручыларыннан кызыклы остаханәләр һәм шәп сюрпризлар оештырылды. Җиңүчеләрнең һәрберсен ихлас күңелдән котлыйбыз! Иҗат чишмәгез саекмасын, алга таба да яңа үрләргә ирешергә язсын! Хәзер әлеге җырларның безнең нәни дусларыбызга барып ирешәсе генә калды! Һәр күңелдә яңгырасын Балачак җыры!        

11.06.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск