Яңалыклар

«ШАЯН ТВ» каналы Милли һәм төбәк ММЧ форумында катнашты

«ШАЯН ТВ» каналы Милли һәм төбәк ММЧ форумында катнашты

Казанда X Милли һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары форумы старт алды. Чарага Россиянең 33 төбәгеннән 300дән артык делегат җыелды. 28-30 август көннәрендә кунакларны экскурсияләр, утырышлар, журналистлык осталыгы буенча семинарлар һәм Татарстан Республикасы бәйрәмендә катнашу көтә. Бүген исә Бәшир Рәмиев исемендәге заманча IT-паркта форумның пленар утырышы узды. Биредә бөтен Россиядән төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнашты. Милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Әлеге форумда «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналыбызның блогерлары мөхтәрәм кунакларны сәламләделәр, каршы алдылар. «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге, яңа проектлары белән таныштырдылар. Күп кенә мультсериалларны тавышландыручы Илназ Сибгатуллин исә кунакларга дубляж буенча мастер-класс күрсәтте. Очрашу бик продуктив узды.

29.08.2024
«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунаклар

«ШАЯН ТВ»да мөхтәрәм кунаклар

Бүген «ШАЯН ТВ» телеканалына «Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Чыңгыз Явус улы Әхмәдов, Луганск Халык Республикасы ГТРК генераль директоры Елена Юрьевна Прасолова һәм «Республика» газетасының баш мөхәррир урынбасары, ЛХРда Россия журналистлар союзы рәисе урынбасары Сергей Николаевич Прасолов кунакта булды. Хөрмәтле кунакларны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев белән берлектә «ШАЯН ТВ» геройлары һәм алып баручылары каршы алдылар  һәм зур студия буйлап сәяхәткә чакырдылар. Алар өчен телеканалга экскурсия, популяр тапшырулар, масштаблы проектлар белән танышу оештырылды һәм музыкаль бүләкләр яңгырады. Тапшырулардан тыш, кунакларга социаль челтәрләрнең популярлыгы турында да сөйләделәр. Очрашуны музыкаль мизгелләр бизәде. Казан балалар филармониясе йолдызлары һәм «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Әминә Мортазина студия кунакларына үзләренең шат җырларын бүләк иттеләр. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе телеканалның контентын баетуда зур роль башкара, шуңа күрә, кунакларыбыз әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмадылар. Танылган актерлардан мультсериалларны тавышландыру серләренә төшенделәр. Хезмәттәшләребезне бик сөенеп кабул иттек. Аларның беренче татар балалар телеканалы эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерүләре аеруча куанычлы.

28.08.2024
Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый

Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый

Тиздән Белем көне якынлаша. Барлык илләрдә дә уку елы 1 сентябрьдән башланмый. Дөньяның 43 илендә ул - 1 гыйнварда, ә 16 илдә 1 марттан башлана. Бүген без сезне төрле илләрдәге үзенчәлекле белем бирү системасы һәм алардагы кызыклы мәктәп тормышы белән таныштырырбыз. * Дөньяның гаҗәеп мәктәпләренең берсе - Камбоджадагы суда йөзеп йөри торган белем учагы. Әлеге ил өчен бу күренеш шаккаткыч түгел, чөнки монда кибетләр, йортлар, башка биналар да суда йөзеп йөри. Әлеге мәктәп Тонлесап күле өстендәге Кампонг Луонг авылында урнашкан. Биредә барлыгы 60 бала укый, аларның 40ы - балык тотканда һәлак булган ата-аналарның ятим балалары. Дәреслекләрне ярдан махсус тазларга салып, йөздертеп җибәрәләр. * Русия мәктәпләрендә «5»билгесенә уку - мактаулы, ә менә Чехиядә «5» - иң начар билге санала икән. Франциядә 20 баллы билгеләр, ә Кытайда - 100 баллы (60 баллдан аз булса - безнеңчә «2» дигән сүз). Ә Норвегия мәктәпләрендә 8 сыйныфка кадәр бөтенләй билге куймыйлар. * Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда әлеге җан ияләрен сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр. * Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем ясарга, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләргә артистлык дәресләре дә бирәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күрәчәк. * Финляндиядә укучы үзе теләмәсә, укытучының аны такта янына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау тыела. * Бөекбритания түрәләре мәктәп укучыларына жаргон сүзләр куллануны тыйган. Моннан тыш, «сәлам», «пока» сүзләре урынына да алар «хәерле иртә», «сау бул» дип әйтергә тиеш. * Иң озак дәрес 2003 елда Австралиядә булган. Ул 54 сәгать барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. * Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Шул вакытта укытучы гыйбрәтле хикәяләр сөйли. Теләге булган балалар укудан соң калып та йога дәресендә утыра ала. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга уңышка ирешергә ярдәм итә, шулай ук тынычландыра да. * Иң күп укучы укыган мәктәп - Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.                                          

26.08.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск