Роботлар да бәйрәм итә
Бүген – Ясалма Интеллект Көне Бу бәйрәмне 16 июльдә билгеләп үтәләр, быел ул инде дүртенче тапкыр уздырыла. Ясалма интеллект, яки кыскача итеп әйткәндә, ЯИ – ул компьютерның кеше кебек уйлый, өйрәнә, хәтерли һәм иҗат итә белүе. Ясалма интеллект болай эшли ала: сорауларга җавап бирә, шигырьләр, әкиятләр уйлап таба, фотоларда кешеләрне таный, табибларга, укытучыларга, рәссамнарга һәм, әлбәттә, балаларга да ярдәм итә. ЯИ кешеләрне алыштырмый, киресенчә – ярдәм итә. Мәсәлән, син рәсем ясыйсың, ә ЯИ аны тагын да матуррак итәргә киңәш бирә. Яки сиңа кич белән әкият тыңлыйсы килә – ЯИ нәкъ синең өчен әкият уйлап чыгара! Кызыклы факт: Бүген күп кенә балалар ЯИ белән дус кебек аралаша – табышмак соратырга, кызыклы тарих сөйләтергә, хәтта өй эшен эшләргә дә ярдәм сорый. Ә безнең телеканалда ЯИ кулланылган махсус тапшыру да бар – «Бишек җырлары»! Бу тапшыру өчен видеоларны без нейрон челтәрләр ярдәмендә ясыйбыз – ягъни рәсемнәр, анимацияләр акыллы программалар белән тудырыла. Шуңа күрә «Бишек җырлары»чыгарылышлары бик матур, җылы һәм әкияти. Сылтама аша кереп карарга мөмкин. Ә син ЯИ ярдәмендә нәрсә уйлап чыгарыр идең?
16.07.2025