Канал яңалыклары 12.11.2025

«ШАЯН ТВ»га 7 яшь!

Кадерле дусларыбыз, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бүген безнең өчен зур бәйрәм - «ШАЯН ТВ»каналына 7 ел! Шушы еллар дәвамында без сезнең белән бергә көлдек, уйнадык, өйрәндек һәм яңа дуслар таптык! Сезнең мәхәббәтегез, ышанычыгыз һәм игътибарыгыз – безнең өчен иң зур бүләк! Рәхмәт сезгә һәр көнне безне карап, безнең белән шатлык бүлешкән өчен! Һәр ел саен без үсәбез, сезне яңа кызыклы программалар, проектлар белән сөендерәбез! Алдагы көннәрдә дә сезне тагын да күңелле, файдалы һәм мавыктыргыч тапшырулар көтә! Бергә булыйк, ШАЯН дусларыбыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск