Яңалыклар

«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр

«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр

Кояшлы, кызу җәйдән соң көзгә кереп китү - күпләргә авыр бирелә. Кәеф төшә, күңел төшенкелегенә бирелергә дә күп сорамый. Салкын көзге көннәрдә ниләр белән шөгылләнеп, кәефне күтәреп була икән? Бездән сезгә берничә киңәш: * Үзеңә чәй яса, уңайлы итеп утыр һәм рәхәтләнеп җәйге хатирәләрне барла. * Дуслар, туганнарың белән ешрак күреше, аралаш. Җылы очрашулар, күңелле сөйләшүләр теләсә-нинди төшенкелектән арындырырга сәләтле. * Көзге кичләр - тәмле әйберләр белән сыйлану өчен менә дигән вакыт. * Җылы юрганга төренеп, фильмнар карау – күңелеңне җылытыр. * Үзеңә берәр кызыклы шөгыль тап. Йога, чит тел үзләштерү, яңа хобби һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт. * Берәр матур җылы, йомшак кием сатып ал. Бу киңәш кызлар күңеленә бигрәк тә хуш килер. * Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятма, паркларга чыгып кер. * Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырыш. Күңелеңә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралаш. * Көз - мәдәни тормыш гөрли башлаган яңа сезоннар вакыты. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. * Күбрәк йокла. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырыш, чөнки организм бездән шуны таләп итә. * Синең кәефең - бары синең кулда. Үзеңне кулга ал, артык борчылма һәм күбрәк елмай! Һәр чорның үз матурлыгы һәм үз мәшәкате. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотып, елның яңгырларга бай чорына елап түгел, җырлап керик!      

27.09.2024
Хыялларны тормышка ашыруның 5 ысулы

Хыялларны тормышка ашыруның 5 ысулы

25 сентябрь - хыял көне. Әлеге рәсми булмаган көнне барлык кешеләр дә бәйрәм итәргә хокуклы, чөнки һәрберебезнең күңелендә нинди дә булса хыял яши. Аны тормышка ничек ашырырга соң? 1. Әгәр дә сез теге яки бу хыялның тормышка ашуын телисез икән, әлеге бик теләгән әйберне күз алдына китерү, визуальләштерү мөһим. Янәсе, хыялыгыз инде сезнең кулда, чынбарлыкта. 2. Шуннан соң аны чынга ашыруга тотынсагыз да була. Бу очракта алга таба нинди адымнар ясарга кирәклеге турында уйлану җиңелрәк булачак. 3. Адымнарыгызның планын төзегез, зур этапларны берничәгә бүлеп эш итегез. 4. Ахыргы момент - план төзегәч, максатка ирешә башлау. Озакка сузмыйча, җитезлекне эшкә җигегез. 5. Әгәр теләгән нәрсәгә ирешә алмасагыз, юлыгызда барлыкка килгән киртәләрне анализларга кирәк. Уңышка комачаулаучы проблемаларны вакытында күреп, алар өстендә эшләү шулай үк бик мөһим. Хыялланырга курыкмагыз! Зуррак максат куйган саен, нәтиҗәгез дә югарырак булыр. Теләкләрегез чынга ашсын!

25.09.2024
Әбиләр чуагының икенче дулкыны көтелә

Әбиләр чуагының икенче дулкыны көтелә

Салкыннар килүгә карамастан, көз җылы булырга вәгъдә итә. Сентябрь ахырында илнең үзәк өлешендә һава температурасының бераз түбәнәюе көтелә. Ләкин бу салкыннар озакка бармаячак. Айның соңгы биш көнлегендә синоптиклар зур булмаган явым-төшемнәр фаразлый, әмма һава температурасы + 15 градустан югары сакланачак. Тик җылы яратучылар өчен куанычлы яңалык та бар. Әбиләр чуагының икенче дулкыны көтелә. Дөрес, ул бераз тоткарланачак һәм октябрьдә киләчәк. Октябрь ае шактый җылы булырга вәгъдә итә. Метеорологларның фаразлары буенча, көзнең икенче аенда температураның нормадан 1,5-2 градуска югары булуы көтелә. Әмма шулай да көзнең үз хокукларына керешәчәген дә онытмаска кирәк. Октябрьдә безне салкын көннәр дә, озакка сузылган яңгырлар да көтә. Шуңа күрә, әбиләр чуагының җылы көннәреннән ләззәт алып, чын көзге һава торышына әзерләнергә онытмагыз.

25.09.2024
Казан зоопаркында туган як бозавына БРИКС дип исем биргәннәр

Казан зоопаркында туган як бозавына БРИКС дип исем биргәннәр

Күптән түгел Казан зооботаника бакчасында туган якка БРИКС саммиты хөрмәтенә БРИКС дип исем кушканнар. Аклы-каралы бозау 9 августта дөньяга килгән. Аның әти-әнисе исә 14 яшьлек Бати һәм 21 яшьлек Кармэн. Бу хәл зоопарк хезмәткәрләре өчен, чыннан да, шок булган, чөнки бу яшьтә инде як әби булып санала. 9 сентябрьдә зоопаркның битендә бозау өчен иң яхшы исемгә бәйге игълан ителгән иде. Катнашучылар тәкъдим иткән исемнәр арасында - Яшма, Гаврюша, Мультик, Крепыш, Забияка, Трамп исемнәре бар. Бер ай эчендә бозау сизелерлек үскән һәм ныгыган. Хәзер ул үзен бик актив тота: җитез йөгерә һәм абыйсы белән уйнарга ярата. Әнисе бозауның һәр адымын игътибар белән күзәтеп тора: әгәр малай ераккарак качса, Кармэн борчыла башлый, янына килә яки тавыш белән чакыра. Хәзерге вакытта ул әнисенең сөте, үлән, ботаклар һәм кыяклы катнашмалар белән туклана.

24.09.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск