Яңалыклар

Салкыннан качсаң, кышны хәйләләп була
Кызыклы фактлар

Салкыннан качсаң, кышны хәйләләп була

Ә сез качышлы уйнарга яратасызмы? Бүген кышын качышлы уйнау көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тарихы ерак тарихка барып тоташа. Элек качышлы уйнау көнен зурлап билгеләп үткәннәр. Борынгы заманда кешеләр салкыннан качсаң,   кышны хәйләләп була дип уйлаганнар. Аларның ышануына караганда, кыш җиңелчә киенгән кешеләрне   күрсә, тиз китә, үзенең урынын язга бирә, имеш. Шуңа күрә бабаларыбыз 9 гыйнварда толыпларын салып, юка киемнәрдән генә калганнар, бер-берсенә кунакка йөргәннәр, ягъни кышны аптырашка калдырырга теләгәннәр. Качышлы уенын балалар да, олылар да яратып уйнаган. Бәйрәмгә алдан әзерләнә башлаганнар. Таулар ясаганнар, өйләрне җыештырганнар, кояш символларын файдаланып, йортларны бизәгәннәр. Әлеге йолалар барысы да - вакыт барышын үзгәртергә һәм җәйне якынайтырга ярдәм итә дип саналган. Кышкы каникуллар тәмамлануга карамастан, дәресләрдән соң кышкы һавага чыгып, качышлы уйнарга бүген менә дигән вакыт!    

09.01.2025
«ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә!
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» премьера тәкъдим итә!

«ШАЯН ТВ» каналында өр-яңа мультсериал - «Цветняшки». Гади генә түгел, ә кечкенә мультмәктәп, чөнки һәр дәрес кызыклы маҗарага әйләнә!  Шаян укытучылар белән яшь тамашачылар белем дөньясына чумар. Чебеш Пи пирамида җыярга һәм төсле кубиклардан манара төзергә өйрәтәчәк. Мур исемле песикәй музыкаль мәсьәләләр бирер: тавыш буенча инструментны ачыкларга һәм аның ничек аталаганын әйтергә. Ә бүрекәй океанда бертөрле китларны ничек табарга икәнен күрсәтер. Куянкай һәм Айяяй исемле төлке кызыклы тизәйтемнәргә өйрәтәчәкләр! «Цветняшки»да һәр эпизод материалы уен формасында тәкъдим ителә. Бу нәни тамашачыларга уку вакытында күңелсезләнмәскә һәм дөньяны сөенеп өйрәнергә ярдәм итә. Аның белән фантазия, хәтер һәм фикерләүне үстерергә мөмкин! Мультсериалны эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз.

30.12.2024
«ШАЯН ТВ» Республика Яңа ел чыршысында!
Канал яңалыклары

«ШАЯН ТВ» Республика Яңа ел чыршысында!

25 декабрь көнне - мәркәзебез Казанда Республика Яңа ел чыршысы узды. Бу елны «Татнефть-Арена» боз сараенда ел дәвамында үзләрен төрле яктан актив күрсәткән балалар җыелды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов яшь тамашачыларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. «ШАЯН ТВ»каналы да әлеге бәйрәмдә актив катнашты. Балаларга кызыклы анимацион программа, матур фотозона, аквагрим буенча остаханәләр оештырылды. Ә соңыннан нәни дусларыбызга истәлеккә үзенчәлекле буләкләр дә уйнатылды. Шулай ук «ШАЯН ТВ» каналының актив һәм сәләтле балалары Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен иҗади перфоманс форматындагы каршы алу да оештырдылар.Чарада каналның яшь йолдызлары катнашты: «ШАЯН ТВ»ның «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчесе, «Голос.Дети» проектының суперфиналисты – Сәид Галиуллин, «ТЭФИ KIDS - 2024» бәйгесе җиңүчесе – Ислам Хәбибуллин, блогерыбыз – Ассэль Сәләхова, «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе җиңүчесе, Россия һәм Халыкара фестивальләр лауреаты – Рөстәм Хөсәенов һәм каналның алып баручылары.Чыгыш «ЕжеВикА» АРТ-фолк группасы башкаруындагы җыр белән тәмамланды! Шулай ук чара кысаларында сәләтле балалар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Биредә Сәид Галиуллин Республикабыз Рәисе белән аралашты, казанышлары, хыяллары белән уртаклашты, яраткан җырын да башкаррды! Афәрин, безнең «ШАЯН»нарыбыз!

26.12.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск