Яңалыклар

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көз көне нәрсә ашау файдалы?

Көзен туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояш нурлары, җылы көннәр кимегән мәлдә кешенең кәефе дә көйсезләнә башлый. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, белгечләр менә нәрсәләр ашарга киңәш итә. 1. Банан. Кайчакта баллы ашыйсы килә, менә шул вакытта банан ашап куегыз. Анда глюкоза, фруктоза һәм сахароза бар. Көзге депрессия белән көрәшүче калий, триптофан һәм В төркеменә караган витаминнар да күп. 2. Чикләвекләр. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли. 3. Груша. Бу җимешнең әллә нинди төрләре бар. Барысын да ашагыз. Грушада пектин күп. Ул исә организмны чистарта. Анда стресс белән көрәшүче фруктоза да җитәрлек күләмдә. 4. Кызыл һәм кишер сары төстәге җиләк-җимешләр. Кишер, кабак, борыч, чөгендер – галимнәр фикеренчә, шушы яшелчәләр кеше организмында эндорфин гормонын күтәрергә сәләтле. Ә эндорфинның “бәхет гормоны” икәнен беләсездер. 5. Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы… Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. 6. Суган. Йөткерә, төчкерә башлагач кына аның турында искә алабыз шул. Әмма суганны күпкә иртәрәк куллана башласак, хәерлерәк. Ул антисептик һәм бактерицид үзлекләргә ия, вирусларны үтерә.

02.10.2024
Җылы октябрь - салкын кышка

Җылы октябрь - салкын кышка

Быел көз җылы, матур көннәре белән сөендерде. Шулай булуга карамастан, көннәрнең кыскаруы, кичләрен һавада салкын исе килүе – җиһанда чын көз хакимлек итүе хакында сөйли. «Октябрь аенда төшкә кадәр - көз, ә төштән соң - кыш», - диләр. Алга таба көннәр ничек торыр? Октябрь аена булган халык сынамышлары алга таба һава торышының нинди булачагын, кышын ни көтәргә кирәклеген фаразларга ярдәм итәр. * Җылы октябрь - салкын кышка. * Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга. * Октябрь аенда күк күкрәү карсыз, кыска һәм җылы кышны ишарә. * Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак. * Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак. * Әгәр октябрьдә кар яуса, язын кырларда ул озак ятачак. * Яфраклар тиз коелса - кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска булачак. * Октябрьдә кошлар җиргә түбән очса - иртә һәм салкын кышка. * Әгәр кыр казлары һәм торналар туган якларыннан китәргә ашыкмасалар, суыклар тиз генә булмаячак, кыш җылы һәм кыска булачак, әгәр алар ашыкмыйча югары очсалар - матур көз көтелә. * Октябрь башында каенга карагыз - яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак. * Октябрь аенда түгәрәк ай - киләсе җәйнең коры булуына.      

01.10.2024
Йөрәк көненә йөрәк сәламәт булсын өчен берничә гади ризык

Йөрәк көненә йөрәк сәламәт булсын өчен берничә гади ризык

29 сентябрь - Бөтендөнья йөрәк көне билгеләп үтелде! Йөрәк сәламәт, нык булсын өчен ниләр ашарга? Кул астында булган, җайлы ризыклар белән танышып китик! 1. Иртәнге аш ашарга; 2. Туклану рационы төзергә; 3. Көн саен бер үк вакытта ашарга; 4.​ Физик күнегүләр ясарга, йоклар алдыннан саф һавада йорергә; 5. Витаминнарга бай булган ризыклар ашарга; 6. Үлән чәйләре эчәргә. Организмга керергә тиешле иң кирәкле минераллар - калий, магний һәм йод. Калий организмда су балансы өчен җавап бирә. Ул түбәндәге ризыкларда бар: * Яшелчә: кыяр, кәбестә, петрушка, бәрәңге, кавын, карбыз; * Җиләк-җимеш: әфлисун, банан, мандарин, виноград, алма, абрикос, җир җиләге, гөлҗимеш, карлыган; * Кара ипи; * Чикләвек; * Солы, тары ярмалары. Магний исә мышцаларны йомшарта, артериаль басымны нормальләштерә. Ул түбәндәге ризыкларда очрый: * Кәбестә; * Лимон, грейпфрут, алма, абрикос, банан; * Балык, креветка; * Борчак, фасоль; *Сөт, эремчек. Йод түбәндәге азык-төлектә бар: * Йомырка; *​ Яшелчә: кишер, әче торма, шпинат, томат, бәрәңге, кәбестә; * Җиләк: кара карлыган, каен җиләге, виноград. *​ Диңгез ризыклары: креветка, устрица, диңгез кәбестәсе, краб, диңгез балыгы. Әгәр йөрәгегез борчып тора икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Юкка гына: «Йөрәк кешенен яшәү моторы», - дип әйтмиләр!                                                  

30.09.2024
«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр

«ШАЯН ТВ»дан «көзге» киңәшләр

Кояшлы, кызу җәйдән соң көзгә кереп китү - күпләргә авыр бирелә. Кәеф төшә, күңел төшенкелегенә бирелергә дә күп сорамый. Салкын көзге көннәрдә ниләр белән шөгылләнеп, кәефне күтәреп була икән? Бездән сезгә берничә киңәш: * Үзеңә чәй яса, уңайлы итеп утыр һәм рәхәтләнеп җәйге хатирәләрне барла. * Дуслар, туганнарың белән ешрак күреше, аралаш. Җылы очрашулар, күңелле сөйләшүләр теләсә-нинди төшенкелектән арындырырга сәләтле. * Көзге кичләр - тәмле әйберләр белән сыйлану өчен менә дигән вакыт. * Җылы юрганга төренеп, фильмнар карау – күңелеңне җылытыр. * Үзеңә берәр кызыклы шөгыль тап. Йога, чит тел үзләштерү, яңа хобби һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт. * Берәр матур җылы, йомшак кием сатып ал. Бу киңәш кызлар күңеленә бигрәк тә хуш килер. * Саф һавада булу бик мөһим. Кояшлы көннәрдә өйдә ятма, паркларга чыгып кер. * Негатив уйлардан, яңалыклардан, зарланучы кешеләрдән ерак булырга тырыш. Күңелеңә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралаш. * Көз - мәдәни тормыш гөрли башлаган яңа сезоннар вакыты. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. * Күбрәк йокла. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырыш, чөнки организм бездән шуны таләп итә. * Синең кәефең - бары синең кулда. Үзеңне кулга ал, артык борчылма һәм күбрәк елмай! Һәр чорның үз матурлыгы һәм үз мәшәкате. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотып, елның яңгырларга бай чорына елап түгел, җырлап керик!      

27.09.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск