Яңалыклар

VK Fest билетларында – эксклюзив рәссамнәр иҗаты
Популяр яңалыклар

VK Fest билетларында – эксклюзив рәссамнәр иҗаты

VK Fest биш заманча рәссамның эшләре белән эксклюзив билетлар сериясен чыгарды Мәскәү, Санкт-Петербург, Сириус, Казан һәм Чиләбе өчен әзерләнгән лимитлы серия билетларын танылган җирле рәссамнар бизәгән. Һәр VK Fest шәһәре өчен – үз авторы һәм үз дизайны. Проектта Витя Повезло, Антон Логос, Гүзәл Гарипова, Маша Богатова һәм Эрик Мусин катнашкан. Казан өчен әзерләнгән лимитлы билетлар сериясендә – рәссам Гүзәл Гарипованың иҗаты. Автор графика, стена рәсемнәре, китап һәм сәхнә иллюстрациясе белән эшли. Үз проектларында Гүзәл мәдәнияткә, әдәби мираска һәм заманча визуаль формаларга мөрәҗәгать итә. Лимитлы сериядән билет сатып алган кунаклар шул ук дизайнда үзләренең «ВКонтакте» битләре өчен санлы тышлыкка да ия булачак. Һәр билет хуҗасы рәссамның оригиналь сурәтен оту мөмкинлегенә ия була. Розыгрышлар 16 июнь көнне рәссамнарның «ВКонтакте» битләрендә узачак. Җиңүчеләр рандомайзер ярдәмендә билгеләнәчәк һәм шул ук көнне игълан ителәчәк. Кагыйдәләр фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.

29.05.2025
Кар барсы көне
Кызыклы фактлар

Кар барсы көне

Һәр елның 26 маенда Кар барсы көне билгеләп үтелә. Бу көн – җир йөзендәге иң сирәк һәм иң гүзәл хайваннарның берсе булган кар барсын саклауга багышланган. Ул гына да түгел, кар барсы – табигатьнең, көч һәм горурлык символы булып тора. Кар барысы, яки ирбис, биек тауларда, карлар эреми торган салкын урыннарда яши. Ул бик сак хайван, аны хәтта тәҗрибәле галимнәр дә сирәк күрә. Кызганыч, браконьерлар аркасында һәм аның яшәү мохите таркалуы сәбәпле, бу хайванның саны елдан-ел кими бара. Бүген ул Кызыл китапка кертелгән. Кар барысы – ул гади хайван гына түгел, ул – безнең символ. Татарстан Республикасының гербында да барс сурәтләнгән. Ул көчне, батырлыкны һәм үз халкыңны, туган җиреңне саклауны аңлата. Шуңа күрә Татарстанда кар барысын саклау, аны өйрәнүгә юнәлтелгән проектларга зур игътибар бирелә, алар актив рәвештә хуплана. Бу юнәлештә Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның роле аеруча зур. Ул кар барысы белән бәйле барлык эшләргә, табигатьне саклау проектларына олы хөрмәт һәм җаваплылык белән карый. Аның ярдәме белән экологларны, галимнәрне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерә торган мөһим эшләр тормышка ашырыла. Кар барсы көне безгә табигатьне саклауның никадәр мөһим булуын искәртә. Барсны саклау – ул безнең мәдәниятне, матурлыгыбызны һәм киләчәгебезне саклау дигән сүз.

26.05.2025
Главная Программа Видео Шортс Поиск