Бәйге ТӘМАМ!
3, 2, 1...СТОП! «ШАЯН ТВ» каналының туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйге ТӘМАМ! Без барлык катнашучыларга да котлаулар өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез hәм аларны дипломнар белән буләклибез. Ә хәзер исә иң дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне игълан итү вакыты җитте! Сез әзерме? Киттек! 1 урын - Гомәров Кәрим – Рюкзак һәм пазл; 2 урын – Сафиуллина Диләрә– Шәп өстәл уены һәм флешка; 3 урын – Гарифуллин Ислам – Power bank һәм блокнот. Открыткалар берсеннән - берсе матур, үзенчәлекле, күз явын алырлык иде! Шуңа күрә, без 3 урын белән генә чикләнә алмадык, редакциябез исеменнән тагын ике эшне бүләкләргә булдык. Харисова Айназ һәм Шаһиева Сәфинә исемле кызларыбызга «ШАЯН ТВ» каналыннан махсус бүләк – блокнот һәм ручка тапшырыла! Калган катнашучылар, бер дә моңаймагыз! Икенче юлы уңыш, һичшиксез, сезгә елмаер! Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз, безнең белән булыгыз!
30.11.2020