Яңалыклар

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда!

«Сәйлән» фестиваленең ПРЕМЬЕРАСЫ зәңгәр экраннарда!

Дуслар, бүген! Барыбыз да көтеп алган мизгел! «ШАЯН ТВ» каналы бишенче тапкыр яраткан тамашачылары өчен татар музыкасы дөньясын ача! Бүген, 1 ОКТЯБРЬДӘ, 11:30 һәм 17:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында тамашачыларның күңелен яулаган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең юбилей сезонының премьерасы булачак! Җанлы тавыш! Сез яраткан башкаручылар! Татар эстрадасының танылган йолдызлары! Барысы да бер тапшыруда! Ел дәвамында республикабызның иң талантлы балалары телевизион этапка эләгү бәхете өчен көрәштеләр. Меңнәрчә гариза арасыннан барлыгы 16 катнашучы сайлап алынды. Алда аларны кабат сайлап алу этаплары һәм татар балалар эстрадасының иң зур телевизион сәхнәсендә онытылмаслык минутлар көтә! Бүген исә ярымфинал этабында катнашучыларны яраткан җырчыларыбыз Алсу Әбелханова, Эльмир Низамов һәм Илгиз Шәйхразиев бәяләячәк. Финалга 8 катнашучы узачак һәм «Сәйлән» статуэткасын алу өчен көч сынашачак! Финалистларның кемнәр икәнен БҮГЕН «ШАЯН ТВ» каналында күрерсез! 1 ОКТЯБРЬДӘН һәр якшәмбе зәңгәр экраннарда грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карагыз, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан атыгыз! Ялларны җырлап уздырыйк!

01.10.2023
Казанның 184 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

Казанның 184 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның М.И. Мәхмүтова исемендәге 184 гимназиясендә узды. Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр. Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен күрделәр. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да балаларны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр. Бер сулышта узды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды! Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.  

28.09.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск