Яңалыклар

Крыжовник күрү сәләтен яхшырта
Кызыклы фактлар

Крыжовник күрү сәләтен яхшырта

Крыжовник - бик күп файдалы сыйфатларга ия булган иң тәмле җиләкләрнең берсе. Аның составы шактый витаминнарга бай. Крыжовник ярдәмендә организмны ныгытырга, төрле авыруларны булдырмый калырга, шулай ук җәйнең эссе көннәрендә сусауны басарга мөмкин. * Крыжовникта РР, С, В1 витаминнары, калий, магний, каротин, бакыр, рутин һәм кальций күп. Моннан тыш, бу җиләктә дубиль матдәләр бар. * Крыжовник А витаминына яки каротинга ия, шул рәвешле ул күрү сәләтен яхшырта. * Бу җиләкнең составындагы флавоноллар йөрәк авыруларын булдырмаска булышлык итә, инсульт хәвефен киметә, респиратор вируслы инфекцияләрне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. * Крыжовник күзләрнең сәламәтлеген ныгыта, хәтерне һәм игътибарны яхшырта, картаюны акрынайта. Фото: Яндекс * Аның составындагы органик кислоталар Альцгеймер авыруы барлыкка килү ихтималын киметә. * Крыжовник кандагы шикәрне киметә. * Калийга бай крыжовник йөрәк-кан тамырлары системасын да ныгыта. * Кара крыжовник ашкайнату процессын стимуллаштыра, организмнан радиоактив элементларны чыгарырга ярдәм итә, организмда авыр металлар туплануны киметә. * Крыжовник согын нурланыш авыруын дәвалаганда кулланалар. * Анда «бәхет гормоны» дип аталган серотонин гормоны да бар. Шулай да крыжовникка аллергия булганда аны ашау киңәш ителми. Гастрит, ашказаны җәрәхәте борчыганда да бу җиләкне ашамау яүшы.          

19.07.2024
Әкәм-төкәм ярты елга кадәр йоклый
Кызыклы фактлар

Әкәм-төкәм ярты елга кадәр йоклый

Әкәм-төкәмнәр - экосистемада мөһим роль уйный торган моллюскларның берсе. Алар планетада иң борынгы яшәүчеләрнең берсе булып торалар. Бер-берсеннән зурлыгы, хәрәкәт итү тизлеге, тышкы кыяфәте һәм башка сыйфатлары белән аерылып торган 100 меңнән артык әкәм-төкәм төре бар. * Әкәм-төкәмнәр үзләренең кабырчыклары эченә мускуллары ярдәмендә шуышалар. Бер генә җан иясе дә мондый сәләткә ия түгел. * Әкәм-төкәмнәр бик күп төрле гамәлләр эшли һәм уйлый алалар. Меңнәрчә еллар дәвамында алар бик күп нәрсәләрне аңларга өйрәнгәннәр. * Әкәм-төкәмнең кабырчыклары аларның зурлыгына бәйле түгел, өстәвенә кабырчык әкәм-төкәмне сәгать теле уңаена әйләндереп алган. * Әлеге җан ияләре үзләрен лайлалары ярдәмендә төрле киселүләрдән саклыйлар. Бу моллюсклар пычак очы буйлап шуышып йөрсәләр дә, алар белән берни дә булмаячак. Фото: Яндекс * Аларның уртача гомер озынлыгы - 15 ел. Моллюскларның кайбер төрләре азрак, кайберләре күбрәк яши. * Әкәм-төкәмнәр ярты елга кадәр йокларга сәләтле. Шул рәвешле алар үзләрен тышкы тирәлектән саклыйлар. * Әкәм-төкәмнәрнең күзләре начар күрә, шуңа күрә алар бары тик яктылык һәм караңгылыкны гына аералар. * Әкәм-төкәмнәр үзләренең тәне аша дымны сеңдерергә сәләтле. * Әлеге хайваннарның ишетү әгъзаләре юк, шуңа күрә алар ишетмиләр дә, тавыш та чыгара алмыйлар. * Әкәм-төкәмнәр үзләреннән зуррак авырлыкны күтәрә алалар. * Аларның тешләренең саны 25000 гә кадәр җитә. * Әкәм-төкәмнең төсенә үзе ашаган азык һәм яшәгән туфрак йогынты ясый.  

18.07.2024
Карлыган көненә 10 кызыклы факт
Кызыклы фактлар

Карлыган көненә 10 кызыклы факт

14 июль – иң файдалы җимешләрнең берсе, карлыган көне билгеләп үтелде. Карлыганны даими куллану иммунитетны ныгытуы барыбызга билгеле. Әлеге җимеш турында турында 10 кызыклы факт: 1. Бу җиләк бик күп җирләрдә үсә. Аны бары тик ике континентта — Австралия һәм Антарктида гына үстермиләр. 2. Иң файдалы һәм тәмле карлыган-кыска һәм эссе җәйле районнарда, шул исәптән төньяк киңлекләрдә дә үсә. 3. Өлгермәгән карлыганда с витамины өлгергәндәгегә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Шуңа күрә балаларны куактан: «ашамый тор, әле, өлгермәгән», - дип куарга кирәкми. 4. Дөньяда йөз ярымнан артык төрле төстәге карлыган бар, әмма, күпчелек кешеләргә бары тик кара, кызыл һәм агы гына билгеле. 5. Карлыган яфраклары аның җиләкләре кебек үк диярлек витаминнарга бай, шуңа күрә аларны йорт консервлары ясаганда борын-борыннан кулланалар. 6. Кайчандыр карлыган «монастырь җиләге» дигән исем астында билгеле булган, чөнки аны барлык монастырьларда диярлек үстергәннәр. 7. Карлыган радиацион нурланыш нәтиҗәләрен организмнан чыгара. 8. Биологик күзлектән караганда карлыганның якын туганы-крыжовник. 9. Карлыганның дөнья буйлап таралуы каян башланганын берәү дә төгәл белми, әмма бу үсемлекнең ватаны - Азия дип фаразлана. Әмма Россия карлыган үстерү күләме буенча дөньяда беренче урында тора. 10. Кара карлыганнан азык-төлек производствосында кулланыла торган табигый буягыч ясала. Карлыган белән сыйланып, үзегезгә ел буена җитәрлек витамин җыеп калырга ашыгыгыз!  

15.07.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск