Һәркем белергә тиеш!
Шәһәр урамнарын светофордан башка күз алдына китерү дә кыен. Алар, беренче чиратта, безнең куркынычсызлыгыбыз өчен кирәк. Бүген - 5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Каникулларыгыз ничек уза? Җәйге ялларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен, әйдәгез әле, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп китик! *Светофорның яшел уты кабынганчы көтеп тор! *Светофор булмаса, урам аркылы җәяүлеләр юлы аша чыгарга кирәк! *Якын-тирәдә машиналар булмаса да, юлны йөгереп чыкма, светофорның кызыл яки сары төсендә кузгалма! *Син чыгасы юлда машиналарның туктаган булуына инан! *Якында синең юлыңа борылучы машина булу-булмавын игътибар белән кара! *Җәяүлеләргә тротуар буенча, уң яктан гына йөрергә ярый! *Әгәр синең яшең ундүрттән ким икән, велосипедта ишегалдында яисә махсус площадкаларда гына йөрергә рөхсәт ителә! *Трамвайга утыру өчен юлны трамвай туктап беткәч кенә чыгарга кирәк! *Тукталышта автобус һәм троллейбусны арттан, ә трамвайны алдан урап узарга кирәк!
05.08.2024