Яңалыклар

«Тикабо» мультсериалы татар телендә чыга
Канал яңалыклары

«Тикабо» мультсериалы татар телендә чыга

19 августта «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы эфирында «ЯРКО» анимацион компаниясенең «Тикабо» сериалы старт ала. Премьера көнендә тамашачылар проектның беренче сериясен 12:00 сәгатьтә һәм 20:00, 04:00дә күрә алачак. Алга таба эпизодлар эш көннәрендә бер тапкыр эфирга чыгачак, шуннан соң проект кабатлап трансляцияләнәчәк. «Тикабо» музыкаль-танып белү мультсериалы белем алырга яратучылар дөньясыннан кызыклы затлар турында сөйли. Күңелле һәм кызыксынучан тикабо нәниләр кешеләрнең йортында булган бөтен нәрсәгә кызыксыну белдерәләр. Ә аларга яңа белемнәрне алырга тәрбияче Ня ярдәм итә, аның нәниләр белән аралашу буенча зур тәҗрибәсе бар. Алар бергә вакытны бик яхшы үткәрәләр - җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар һәм, әлбәттә инде, яңа тематик коллекция җыялар. «Күптән түгел безнең "Шушумагия" сериалы осетин теленә трансляцияләнә башлады, ә бүген «Тикабо» татар телендә старт ала. Россия - бик зур күпмилләтле ил, анда төрле телләр яңгырый. Аларның кайберләре юкка чыгу чигендә, шуңа күрә безнең алда мөһим бурыч тора - төрле халыклар мәдәниятенең үзенчәлеген саклап калу. Без бу катлаулы эшкә үз өлешебезне кертүгә шат һәм анимация төрле буынны экраннарда берләштерергә сәләтле дип ышанабыз», - ди, «ЯРКО» анимацион компаниясе генераль директоры, генераль продюсер Альбина Мөхәммәтҗанова. «ШАЯН ТВ» телеканалы иң оста аудитория - балалар өчен иң якты һәм иң яхшы мультфильмнарны сайлый. «ЯРКО» компаниясенең мультсериаллары тәрбияви һәм укыту характерына ия, бу безнең өчен бик мөһим. Татар теленә тәрҗемә ителгән контент тагын да ачыграк буяулар белән байый һәм балаларның игътибарын Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә җәлеп итә. Дубляж студиясе тарафыннан якынча 10 мең сериядәге төрле контент - анимацион фильмнар, мультсериаллар, балалар сериаллары, документаль һәм танып белү фильмнары тавышландырылды. Безнең девиз - «ШАЯН ТВ» кара – булырсың шәп бала» телеканалның максатын дөрес чагылдыра һәм, «ЯРКО» компаниясе эшчәнлеге белән аваздаш, - дип йомгаклады педагогика фәннәре кандидаты, «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры-баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова.

19.08.2024
Бал - табигать могҗизасы
Кызыклы фактлар

Бал - табигать могҗизасы

Якты, җылы кояшы, хуш исле чәчкәләре, җиләкләре, сайрар кошлары белән без көтеп алган җәйнең нибары ике атнасы гына калып бара! Август – җиләк-җимешкә, ризыкка бай елның иң мул ае. Бүген августның бер могҗизасы булган бал көне билгеләп үтелә. Уйлап карагыз әле, кечкенә генә җан ияләре чәчәктән чәчәккә кунып нинди затлы ризык жыя! Мең дә бер дәвалау үзлегенә ия булган балны миллион еллар өйрәнсәләр дә, ул әле дә серле булып кала бирә. Замана алга бара, бертуктаусыз фәнни ачышлар ясала, ә балны алыштырыр, аңа тиңләшер ризык дөньяда юк. Борынгы фикер ияләре балны озак яшәү мөмкинлеге бирүче һәм сәламәтлек эликсиры дип атаганнар. * Табигатьтә микроэлементларга балдан да бай продукт юк. * Балда кеше организмына кирәкле 30га якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар. * Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. * Тирән, яхшы итеп йоклау өчен, гадәттә, ятыр алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр. * Сәламәт булу өчен олы яшьтәге кеше көнгә 100 г, балалар 30-50 г бал ашарга тиеш.  

14.08.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск