Яңалыклар

Көзге җимешләр төсләре белән дә дәвалый

Көзге җимешләр төсләре белән дә дәвалый

Көзге җимешләр шифалы үзлекләре белән генә түгел, үзләренең төсләре белән дә дәвалый. Кызыл, кара миләш, сырганак, гөлҗимеш, янып торучы балан, иң беренче чиратта, үзләренең матурлыклары белән күзгә ташланалар. * Кызыл миләшнең шифасы әйтеп бетергесез. Анда С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар. Аның согын атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе эч йомшарту өчен дә әйбәт. Ашказаны авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә. * Кара миләшнең дәвалау һәм авыруларны булдырмау үзлеге борынгыдан ук билгеле булган. Аның составында йод күп, пектин, аминокислоталар, магний, калий, фосфор һәм тимергә бай. Әлеге җимеш калкансыман биз авыруларын булдырмаска ярдәм итә. Көн саен бер кашык кына ашаган очракта да, калкансыман биз сезгә рәхмәтле булыр һәм сез, һичшиксез, дарулар хакында онытырсыз. * Сырганакның организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый. Сырганакта А, В1, В2, С, D, Е һәм башка витаминнар, егермеләп минераль элемент бар. Ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, йөрәк, бавыр сәламәтлегенә файдалы, тире авырулары төзәтә. Иммунитетны ныгыта, кан басымын киметә. Салкын тиеп авырганда да файдасы бар. * Баланда А һәм С витаминнары бар, андагы матдәләр микробларны юк итә. Әлеге җимештә фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр күп. Баланның җимешләре генә түгел, чәчәкләре, орлыклары, ботаклары, кабыгы да файдалы үзлекләргә ия. Аны шуңа да йөрәк, кан тамырлары, сулыш һәм ашкайнату системасы авыруларын дәвалаганда уңышлы кулланалар. * Гөлҗимеш исә витаминнар һәм файдалы микроэлементларга бай. Анда С витамины кара карлыганнан күбрәк, В төркеме һәм Е, К, А, РР витаминнары бар. Гөлҗимешнең йөрәккә файдасы зур. Ул холестеринны төшерә, кан тамырларын чистарта, инфаркттан саклый. Гемоглобинны күтәрә, иммунитетны ныгыта. Гөлҗимештә каротин һәм К витамины бар. Барлык рәсемнәр дә Яндекстан алынды

13.11.2023
«ШАЯН ТВ» каналына 5 ел!

«ШАЯН ТВ» каналына 5 ел!

«ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналына 5 ел! Шушы 5 ел эчендә канал балалар иҗатын таныту буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, татар дөньясына берсеннән-берсе шәп һәм файдалы проектлар тәкъдим итә! Безнең белән булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле тамашачыларыбыз! Бары сез булганда гына без алга таба да ялкынланып эшләрбез, сезне яңа проектларыбыз белән сөендерербез! Каналыбызга озын гомер, якты киләчәк һәм яңа идеяләр телибез!   Сезне «ШАЯН ТВ»га кушылырга һәм әлеге көнне бергә үткәрергә чакырабыз! Иртәдән кичкә кадәр яраткан каналыгыз сезнең өчен бик күп сюрпризлар һәм күтәренке кәеф әзерләде! Иң популяр мультсериаллар, кызыклы тапшырулар, эчтәлекле фильмнар һәм премьералар – барысы бәйрәм эфирында! Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән бергә булыгыз! Кызыклы язмалар, күңелле яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Шуңа күрә, барысына да бүгеннән үк язылып куегыз!

12.11.2023
«Гормити» анимацион мультсериалын карарга чакырабыз!

«Гормити» анимацион мультсериалын карарга чакырабыз!

«ШАЯН ТВ» каналында баручы «Гормити» анимацион мультсериалы сезне тылсымлы Горм утравында яшәүче дүрт яшь сугышчы белән таныштыра. Бу иң яхшы дуслар: Риф, Трек, Айкор һәм Эрон. Аларның барысының да тамырлары Утка, Җилгә, Ташка һәм Бозга килеп тоташа. Геройлар бергәләп легендар манараны эзләргә китәләр. Нәкъ менә анда әлеге стихияләрнең беләзекләре саклана. Бу - Гормити алпарларының (рыцарь) мирасы, алар кайчандыр явыз монстрларны кире борып җибәргәннәр. Озак еллар әлеге манараны берәү дә таба алмый. Әмма бөтен өмет яшьләрдә. Магик беләзекләрне тапкач, ниләр булыр? Безнең геройларның язмышы ничек тәмамланачак һәм аларны нинди маҗаралар көтә? Бу сорауларга җавапны дүшәмбедән-җомгага кадәр 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «Гормити» мультсериалын карап белә алачаксыз!

10.11.2023
«ШАЯН ТВ» телеканалы «Таяну ноктасы» тапшыруында!

«ШАЯН ТВ» телеканалы «Таяну ноктасы» тапшыруында!

Тиздән «ШАЯН ТВ» телеканалына 5 ел була! Телеканал тамашачыларына бик күп сюрпризлар әзерли! Шул уңайдан «ШАЯН ТВ» коллективы «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруында булып кайтты. Тапшыруның кунаклары «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова, телеканалның алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев, «Сәйлән» телевизион җыр проекты жюри әгъзасы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиева, дубляж студиясе хезмәткәре Илназ Сибгатуллин һәм яшь алып баручыбыз Әминә Әхмәтҗанова «ШАЯН ТВ» телеканалының яңалыклары, өр-яңа проектлары һәм бик тиздән булачак 5 еллык туган көн концерты турында сөйләделәр! Тапшыруны 13 ноябрь, дүшәмбе көнне 19:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карагыз! Кызу булачак!

09.11.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск