Яңалыклар

«Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең алтынчы сезонын төшерүгә старт бирелде
Канал яңалыклары

«Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең алтынчы сезонын төшерүгә старт бирелде

«ШАЯН ТВ» каналының иң көтелгән проекты - «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең алтынчы сезонын төшерүгә старт бирелә! Бу гади генә сезон түгел, ә сезоннар ярышы! Узган елларның җиңүчеләре үзара көч сынаша! Көрәш бик кызу бара! Тамашачыларны күп сюрпризлар, гаҗәеп талантлы башкаручылар һәм шәп җырлар көтә! 12 сентябрьдән «ШАЯН ТВ» студиясендә төшерү процессы башланды!  Фестиваль татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлый; татар җырлары аша балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телен популярлаштыруга зур өлеш кертә, яшь йолдызларга зур сәхнәгә юл ача. Мәртәбәле жюри биш сезонның 21 җиңүчесе арасыннан бары тик 16 катнашучыны гына чираттагы этапка сайлап алды. Тик моның белән генә бетми әле! Аларны кабат сайлап алу этаплары, танылган җырчылар һәм театр әһелләреннән төрле остаханәләр, файдалы киңәшләр һәм зур телевизион сәхнә көтә! Яшь башкаручыларыбызның барысы да якты йолдыз булып балкыячак! Конкурсның телевизион сайлап алу этабында (сайлап алу, ярымфинал һәм финал) яшь җырчыларны остазлар һәм «йолдыз»лы жюри бәяли. Алар составында танылган артистлар, композиторлар, шагыйрьләр, продюсерлар бар. Узган сезоннарда әлеге этапта балаларны Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһиров, Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Ришат Төхвәтуллин, Алсу Әбелханова, Артур Исламов шулай ук Ильвина, Илгиз Мөхетдинов, Илгиз Шәйхразиев бәяләде. Быел да жюри башкару осталыгына, тавышның тембрына, репертуарның эчтәлегенә игътибар итә. 12 сентябрьдә исә, яңа сезонның беренче көнендә, «йолдыз»лы жюри составында Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Раяз Фасихов, Элвин Грей һәм Алсу Әбелханова урын алды. Финалда 8 катнашучы «Сәйлән» сынын алу өчен көч сынашачак! Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясеннән бүләкләргә ия булачак. Шуны да әйтергә кирәк, быелгы сезонның иң зур яңалыгы – Гран-при! Финалистларның берсе әлеге исемгә лаек булачак! Җиңүчеләр арасыннан җиңүчене сайлап алу җиңел булмаячак! «Сәйлән» проектын сез 6 октябрьдән «ШАЯН ТВ» каналында күрә аласыз. Сез яраткан җырлар, гаҗәеп сәләтле яшь башкаручылар! Бик тиздән грандиоз «Сәйлән» проектының яңа чыгарылышларын карап, үзегезгә ошаган яшь җырчы өчен җан ата алырсыз! Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

12.09.2024
Хәтерне яхшырту буенча 10 КИҢӘШ
Кызыклы фактлар

Хәтерне яхшырту буенча 10 КИҢӘШ

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас. 1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тыршыгыз. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы. 2. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, начар гадәтләрдән арыныгыз. 3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр. 4. Тиешенчә йоклау. Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш. 5. Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. 6. Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә олы кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша. 7. Уен коралларында уйнау файдалы. 8. Гадәтләрне үзгәртү. Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, теш чистартканда кулларны алыштырып эшләгез. 9. Төрле башваткычлар, кроссворд, шашка, шахмат, домино уеннары хәтерне ныгытырга ярдәм итә. 10. Күбрәк кеше арасында булыгыз, ялгыз калып үз эчегезгә бикләнмәгез.

11.09.2024
Китап укучыга берничә  киңәш
Кызыклы фактлар

Китап укучыга берничә киңәш

6 сентябрьдә китап уку көне билгеләп үтелә! «Китап – бакча ул, андагы язулар – шул бакчаның гөлләре», - дип язып калдырган танылган язучы, энциклопедист галим Каюм Насыйри. Бүген исә китап укучылар өчен берничә киңәш белән бүлешербез! * Укыйсы китапларыңның исемлеген булдыр. Аны һәрвакыт яңартып, тулыландырып тор. Болай эшләсәң, «Нинди китап укыйм икән?» – дип баш ватарга туры килмәс. * Мәҗбүри укырга кирәкле китаплар янында күңелең теләгәне дә булсын. Уку күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш. * Көн саен укы. 20 минут кына укысаң да, аена 10 сәгать җыела. * Укый торган китабыңны һәрвакыт үзең белән йөрт. Җай чыккан саен 2-3 бит булса да, укып алырга мөмкин. Чиратта утырганда, дустыңны көткәндә китап вакытыңны файдалы уздырырга булышыр. * Әгәр сиңа китап ошамый икән, аны куеп тор, башкасын укып кара. Әлбәттә, ике бит укыганнан соң ук: «Бу китап кызык түгел!» – дияргә ашыкма. * Үзең кебек укырга яратучылар белән аралаш. Китап турында фикер алышыгыз, ярыша-ярыша укыгыз. Уку тизлегеңнең артуын үзең дә сизми калырсың!

06.09.2024
Главная Программа Видео Шортс Поиск