Яңалыклар

Мөнир Рахмаевны эшләпәсез танымыйлар

Мөнир Рахмаевны эшләпәсез танымыйлар

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында чыгып килүче, бик кыска вакыт эчендә тамашачыларның мәхәббәтен яулап өлгергән «Килде-китте шоу» проектында популяр җырчы, шоумэн Мөнир Рахмаев гастрольләрдән туктавы, үзен эшләпәсез танымаулары һәм хейтерларны “кара исемлек”кә тыгуы хакында фикерләре белән уртаклашты: - Яңа җырлар яздырабыз. Тиздән минем юбилеем була. Шул уңайдан 35 яшьлегем турында яңа җыр чыгарырга җыенам. Иҗатны мин ташламыйм, алып барам. Бәйрәмнәрдә дә җырлыйм, концертларда катнашам. Гастрольләр әлегә сорау булып кала бирә. Чөнки аның буенча бөтен әйбер дә минем өстә. Мин үзем директор да, продюсер да, машина йөртүче дә. Монда бөтенесен үзең контрольдә тотсаң гына, уңышка ирешеп була. Хәзер мин күбрәк бәйрәмнәр алып бару белән шөгыльләнәм. Стендап комедия форматында эшлим. Халыкка ошый. Бәйрәмнәрне эшләпәсез алып барам, ахырда гына Мөнир Рахмаев булып, аны киеп чыгам. Эшләпәсез мине танымыйлар. Бу минем фишкам. Тискәре комментарийлар язучыларны шунда ук “кара исемлек”кә тыгам һәм аннан бүтән чыгармыйм. Минем тормышымда андый кешеләр булырга тиеш түгел. Ямьсез сүзләрне, гадәттә, олы апалар яза. Тормышка позитиврак карарга кирәк. Мин аларга бары тик уңышлар гына телим. Хатыным турында да... Тулырак әңгәмәне «ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында карагыз.

16.11.2023
«Фиксиләр» эфирда!

«Фиксиләр» эфирда!

Дуслар, көттегезме? Бүгеннән «ШАЯН ТВ» каналында барыгыз да яратып карый торган «Фиксиләр» мультсериалы татар телендә эфирга чыгачак! Мультсериал белгечләр гаиләсе - техника әйберләре эчендә яшәүче һәм бозылган очракта аларны төзәтүче бәләкәй кешеләр турында сөйли. Белгечләр нибары тугыз: Әти, Әни һәм аларның балалары Симбикә (Симка) белән Ноль (Нолик), белгечләрнең дәү әтисе Бабакай һәм шулай ук Симбикәнең сыйныфташлары Файер, Игрек, Шпуля һәм Верта. Өстәвенә мультсериалда белгечләр яшәгән фатирның «хуҗалары» - чихуахуа токымлы Усал (Кусачка) исемле эте белән Малай (ДимДимыч) исемле сигез яшьлек малай, аның ата-аналары һәм Коңгыз. Әлеге мавыктыргыч гаиләгә кушылырга чакырабыз! Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 14:35 һәм 22:35 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында «Фиксиләр» мультсериалын карагыз!

15.11.2023
«ШАЯН ТВ» КАНАЛЫ АЛЫП БАРУЧЫ ЭЗЛИ!

«ШАЯН ТВ» КАНАЛЫ АЛЫП БАРУЧЫ ЭЗЛИ!

«ШАЯН ТВ» КАНАЛЫ ӨР-ЯҢА ЯШЬЛӘРЧӘ ТУРИСТИСТИК ПРОЕКТКА АЛЫП БАРУЧЫ ЭЗЛИ! «ШАЯН ТВ» каналы яшьләр танып-белү-туристлык проектына старт бирә! Тапшыру «ШАЯН ТВ» каналында һәм «ШАЯН ТВ»ның ютуб каналында трансляцияләнәчәк. Әлеге проектның максаты - балаларда һәм яшьләрдә татар телен, мәдәниятен, татар халкының тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну тудыру, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне саклау. Тапшыру рус телендә булачак.   Әгәр син: - 9-13 яшьлек мәктәп укучысы - Вуз студенты - камерадан оялмыйсың - чит ил кешесе яки рус милләте вәкиле - гадәти булмаган кыяфәткә ия - яхшы сөйләм теленә ия - рус телен беләсең (татар телен аңлау хуплана) - хисчән икәнсең Тизрәк 89270368736 WhatsApp/Telegram (Талия Азатовна) номерына үзең турында сөйләп кыска видео җибәр. Кастингка гаризалар 2023 елның 25 ноябренә кадәр кабул ителә.

15.11.2023
«ШАЯН ТВ» каналы Бөтенроссия туган тел форумында катнашты

«ШАЯН ТВ» каналы Бөтенроссия туган тел форумында катнашты

Бүген Корстонда Бөтенроссия туган тел форумының пленар утырышы узды. Биредә Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем оешмаларыннан 800 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чарада Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин да катнашты. Пленар утырышка кадәр кунаклар төрле күргәзмәләр белән танышты. Чарага килүчеләрне беренче татар балалар каналы да үз мәйданчыгына җыйды. «ШАЯН ТВ» каналы иң шәп проектларыннан торган күргәзмә оештырды. Биредә «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе, «Яраткан шигырь» теле-радиопроекты, «ШАЯН рәссам» анимацион сериалы, «ШАЯН саннар» мультипликацион YouTube проекты һәм «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе нәтиҗәләре тәкъдим ителде. «ШАЯН ТВ» алып баручылары интерактив форматта әлеге проектлар һәм аларның казанышлары хакында сөйләделәр. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчесе Амелия Феофанова һәм «Лайки» рок төркеме үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

14.11.2023
Главная Программа Видео Шортс Поиск