Яңалыклар

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

      Дуслар, шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы сезнең? Андый булмый, дисезме? Була шул, Япония фермерлары карбызны шакмаклы махсус пыяла савытка салып үстерә. Башта алар моны җиңел генә күтәреп йөрү һәм саклау өчен шулай эшләгән. Хәзер андый карбызлары икеләтә кыйммәт бәягә саталар.           Бүген карбыз көне. Шул уңайдан сезнең игътибарга берничә кызыклы факт!       Кыргый карбызлар Көньяк Африкада барлыкка килгән. Аларны җиләк-җимеш дип тә, яшелчә дип тә атыйлар. Орлыктан үскән баллы җимеш, яшелчә буларак, кабаклар семьялыгына карый.         Оклахомада дәүләт яшелчәсе дип саналган карбызда  6% шикәр, 92% су бар, шуңа күрә җәйге эсседә сусауны басарга ярдәм итә. Бик күп витаминнарга бай булганлыктан, безнең организмны начар инфекцияләрдән дә саклый.          Карбызны җитештерә торган иң зур ил булып Кытай санала, аннан Төркия калыша. 1200дән артык сорты булган карбызның хәтта кабыгында да файдалы элементлар бар. Ләкин без аны ашамыйбыз, ә Кытайда аны чи килеш, пешереп яки кыздырып, хәтта маринадлап та ашыйлар. Аның сары, ак төслесе дә була. Ә дөньядагы иң зур карбыз 2013 елда үстерелә.  121.93 кг карбыз Гиннеслар китабына да кертелгән. 

03.08.2020
«Балачак җыры» бәйгесенең  тавыш бирү этабы башланды

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

     «ШАЯН ТВ» каналы «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесе игълан иткән иде. 26 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде: барысы 100дән артык гариза килде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.      2 составта эшләүче жюри: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар) икенче турга 24 җыр сайлап алды.      Икенче тур, 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр, интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк. Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. 17 августында икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.

30.07.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск