Яңалыклар

Туган ягым - Татарстан!

Туган ягым - Татарстан!

БАЛКЫП ЯШӘ Татарстан! Саумы, туган җирем! Саумы, Казан, гүзәл башкала! Һәр яңа көн иркен Идел-йортта Дуслык җыры белән башлана! Татарстан! Сабантуйлар иле! Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны! Якты нурлар сибеп, балкып торсын Илебезнең матур, ал таңы! Татарстан! Республикам минем! Тынычлык һәм дуслык бакчасы! Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың, Авылларың ямьле барчасы! Татарстан! Нинди горур исем! Яңгырыйсың матур җыр кебек! Дөнья мәйданында даннар яулап, Мәңге яшә шаулап, гөр килеп! Татарстан! Туган җирем минем! Бәхет-шатлыкларның ал таңы! Ай-кояштай сүнми, балкып яшә, Халкыбызның данлы Ватаны!                       Хәнәфи Бәдигый  ТАТАРСТАН ШӘҺӘРЛӘРЕ Татарстаным җирендә Урнашкан күп шәһәрләр. Якташларымның күбесе Шәһәрдә көн күрәләр. Казан шәһәре бик зур Миллион кеше сыйдыра. Аның борынгы тарихы Үзенә хөрмәт тудыра. Гигант «КамАЗ» башкаласы  Иң яшь шәһәр ул – Чаллы. Халкының тоткан кыйбласы Сайлаган юлы саллы. Данлыклы сәгать заводы Чистайда бит урнашкан. Ике танышымның берсе Чистай сәгате таккан. Иң укымышлы кешеләр Яшәгән шәһәр Минзәлә. Укытучылар, табиблар Нәкъ шунда әзерләнә. Шәһәрләр белән танышып Тарихларын белегез. Я бер сәяхәткә чыгып Барысын да күрегез!                         Артур  Хәбибуллин                *** Иртә таңнан яңгыр туктамады, Сибәләде, койды, түгелде. Болыт ярып, кояш чыккан кебек Шатлык биләп алды күңелне. Чөнки бүген Татарстан иле Төп законын хуплап раслады. Беренче һәм яңа Закон белән Республикам тормыш башлады.                              Энҗе Мөэминова ТАТАРСТАН ҖИРЛӘРЕ  Самолётта очып барам, Якынлашкандай айга. Тәрәзәдән җиргә карыйм: Әй кызык икән анда! Кама заводлары артта,  Идел дәрьясы уңда.  Әнә Зәйдә су керәләр,  Мин һаман юлда, юлда. Әнә Бөгелмәм, Казаным — Күренә минем Ватаным! Факеллар нурланып яна,  Күрәм нефть фонтанын.  Тагын нефть вышкалары  Әлмәттә, Азнакайда. Кырларда иген өлгергән — Шатлык кына һәркайда!                        Әдхәт Синегулов КУНАККА КИЛЕГЕЗ! Кунакларны бик яраткан, Электән безнең халык. – Юмарт, диеп, уңган, – диеп,  Килгән күптән макталып. Татар кызы – Таңсылу мин, Уңган буласым килә. Чәем кайнар, чәкчәк әзер, Я, кем кунакка килә? КОЯШЛЫ ИЛ  Кояшлы ил — безнең ил, Күге аның гел аяз. Кыш китерсә Кыш бабай, Чәчәк алып килә Яз. Сандугачлы урманы, Ашлык тулы кырлары, Бөтен җирдә яңгырый Безнең бәхет җырлары. Һавасы да, җире дә, Салават күпере дә, Яңгыры да, кары да — Безгә якын бары да...                          Әхмәт Рәшит    ТАТАРСТАН БАЙРАГЫ  Җилфер-җилфер итә байрагыбыз, Ниләр сөйли соң ул җилләргә? — Көрәшүче татар халкыннан ул Сәлам әйтә азат илләргә... Өч төс балкый безнең бу байракта: Ак төс — безнең намус төсебез. Яшел төсе — безнең яшәү төсе, Кызылында чагыла көчебез. Җилфер-җилфер итә безнең байрак, Элеп куйдык аны биеккә. Дөнья безнең шушы байрак аша Омтылышны күрсен иреккә.                               Фәнис Яруллин ТУГАН ҖИР  Сандугачкай, сайра, сайра, Котлап язгы таңнарны. Туган җирдәй гүзәл җирләр Дөньяда тагын бармы? Күрче, дөнья нинди матур, Тирә-ягың гөл генә. Гөлбакчадай ямьле була Бары туган җир генә.                             Резеда Вәлиева КАЗАН  И нурлы Казан —  Туган ил төсе,  Синең ташларда  Бабайлар эзе.    И якты Казан,  Синең нурларың  Кыйбласы безнең  Озын юлларның...  Еракта да син Йөрәккә якын; Торган җир — алтын. Туган җир якын! Туган тел якын!            Хәсән Туфан КАЗАНДА ГЫНА КАЛАМ  Чакырып хат язганга, Барган идем Казанга,  Инде хәзер нишлисе,  Килми кайтып китәсе.  Төнге Казан искиткеч, Әкияткә биргесез. Күрсәгез, ул фикергә  Үзегез дә килерсез. Кердем бакчаларына, Йөрдем урамнарында. Басып тордым, шаккатып, Казансу ярларында. Казан бит гомер буе  Дан-шөһрәт казанган.  Сихерләде мине дә:  Юк, киталмам Казаннан. Казан, Казан — башкалам, Мин синдә генә калам.                                  Мөҗәһит 

22.05.2020
Бабама хат...

Бабама хат...

     Әнием ягыннан бабам, Хадиев Насыйбулла Хадиулла улы, 1905нче елның 16нчы гыйнварында Спасс районы Чәчәкле авылында дөньяга килә.Тормыш корып, рәхәтләнеп гаиләдә яшәгән вакытта, сугыш башланып, авылдан ир-егетләрне илебезне сакларга алып китәләр. Ленинград блокадасында катнашып, исән-имин әйләнеп кайтты. Туган җирендә 5 бала үстереп , 1979 елның декабрь аенда вафат булды.       Иптәшем ягыннан бабабыз Нотфуллин Ильяс Нотфулла улы 1906нчы елның август аенда туган һәм шулай ук, башка ир-егетләр кебек, илебезне сакларга китә. Дорожный батальонның 220 отделениясендә хезмәт итә, аннары 14 отделениясендә дәвам итә. Сугыш беткәннән соң, исән-сау әйләнеп кайта, 1950 елда авырып вафат була.       Кадерле бабамнар, безнең хәзерге аяз күгебездә, тыныч тормышыбызда яшәтер өчен барыгызның да өлешләре күп керде. Без Сезгә бик тә рәхмәтле. Үзебез дә, балаларыбыз да сугыш авырлыкларын күрмичә, ачлыкларны кичермичә гомер уздырсак иде. Без Сезнең белән горурланып яшибез. Буыннан-буынга сөйләп, Сезгә карата булган хөрмәтебез артканнан-арта гына бара.       Сугыш кырларында ятып калган, исан-имин әйләнеп кайткан батырларыбызга багышлап шигырь дә язган идем.         Хатирәләр мәңге саклана  Авыр сугыш еллары, Дөньяны тетрәндерде. Күп югалту газаплары Халкым түзде, бирешмәде.   Ятим үсте балалар, Аналарга сыенып. Киттеләр ир-егетләр, Өйләрен буш калдырып.  Батырларча сугыштылар Үлем тырнагына кадәр. Бирешмәделәр, чигенмәделәр, Дошман чигенә кадәр.  Бәхетле балачак алар, Бүләк иттеләр безгә. Батырлыклар, хатирәләр Кереп калды күңелгә.  Һәйкәлләрдә уелып язылган Һәркайсының исеме. Еллар түгел, гасырлар да,  Оныттырмас хисләрне.                                                    Зур хөрмәт белән Нотфуллиннар гаиләсе.

20.05.2020
Бүләккә - концерт!

Бүләккә - концерт!

     19 май көнне, Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан кооператив институты белән берлектә «ШАЯН ТВ» каналы онлайн концерт уздырды. Чараны «ШАЯН ТВ» алып баручысы Ваня Остроумов алып барды, концерт ачылышында Шаян үзе дә катнашты. Тамашачыларны «Сәйлән» татар балалар җыры телевизион фестивале җиңүчеләре дәртле чыгышлар белән сөендерде. Шулай ук татар эстрадасының танылган җырчылары Айсылу Габдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова да матур җырларын бүләк итте.      Шушы катлаулы чорда медицина, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар белән алгы сафларда булган матбугат хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә беренче «ШАЯН ТВ» татар балалар каналы зур бүләк ясады. Концертны онлайн форматта булса да, бик күп кеше карады. Аны әле бер тәүлек дәвамында безнең инстаграм аккаунтка кереп карый аласыз. Шулай ук YouTube каналда да чыгачак.

19.05.2020
Главная Программа Видео Шортс Поиск